Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Ак чәчәкләр” фильмы герое Динар Хөснетдинов яңа фильмда төште

Продюсер Миләүшә Айтуганова “Остазбикә” фильмын төшерә.

Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнгән “Остазбикә” кыска метражлы фильмын төшерү төркеме Буа районының Килдураз авылында фильмны төшереп бетерде. Бу хакта фильмда артистлары катнашкан Әлмәт театры матбугат үзәге хәбәр итә.

“Фильмда төп рольләрне Әлмәт театры артистлары Динар Хөснетдинов hәм Мәдинә Гайнуллина башкара. Гаяз Исхакыйда – Сәгыйдә, ә заманчалаштырылган вариантында Айсылу исемен йөрткән героиняны Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина уйный. Аның ире – авыл имамы Сәет ролендә – Динар Хөснетдинов. Татар телефильмнары тамашачысына Динар Хөснетдинов “Ак чәчәкләр”дә Мансур роле аша яхшы таныш. Шулай ук фильмда театрыбызның яшь артисты Энҗе Сәйфетдинова катнаша”, - дип хәбәр итә Әлмәт театры җитәкчелеге.

 

  • Фильмның идея авторы, продюсеры - Миләүшә Айтуганова. Режиссер - Ренат Кәримов.

Фото: Әлмәт театры сайтыннан

Рузилә МӨХӘММӘТОВА

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев