Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Алабугада ассенизатор машинасы җир убылып төшеп киткән

Һәлакәт шәһәрнең 4 нче микрорайонында канализация насос станциясе территориясендә булган.

Алабугада җир убылып төшеп киткән ассенизатор машинасының видеосы чыкты. Фотолар социаль челтәрләргә таралды.

Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» узган дүшәмбедә канализация насос станциясе территориясендә «ГАЗ» йөк машинасы җир астына төшеп китүе турында хәбәр иткән иде. Машина йөртүче йөкне бушату өчен туктаган һәм машинасы төшеп киткәнче чыгып өлгергән булган.

 

Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Юл-транспорт һәлакәте урынында 5 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев