Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Алдагы көннәрдә Казанда аномаль җылы һава торышы булачак

24 мартка кадәр һаваның тәүлеклек температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак.

Киләсе декадада Казанда һава температурасы нормадан шактый югары булачак. Шул турыда профессор, география фәннәре докторы, К(И)ФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим сүзләренә караганда, бүген һәм иртәгә Татарстан башкаласында һава торышы үзәге Көнбатыш Себердә урнашкан антициклонның көнбатыш перифериясе белән билгеләнәчәк. Әмма аннан соң кояшның атлантик циклон йогынтысында болытлы һава торышы көтелә.

Бүген, 18 мартта, Казанда һава температурасы көндез 2 градус җылылыктан артмады. Иртәгә, 19 мартта, төнлә -2 градус, ә көндез +3 градуска кадәр җылы көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 20 мартта төнлә 0 градус булуы көтелсә, көндез +4 градус фаразлана. Шул ук вакытта болытлы булачак һәм яңгыр явуы ихтимал.

Гомумән алганда, язның беренче ае явым-төшемнәр күләме буенча да, һава температурасы буенча да аномаль булачак, диде Переведенцев. «24 мартка кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак булачак. Март инде явым-төшем нормасын арттырып үтәде. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы айда 34 мм явым-төшем булды инде», - дип аңлатты ул.

 

Россия синоптиклары фаразына караганда, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда вакытлыча явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары -2 градуска кадәр төшәчәк. 21 мартта көндез исә һава +4 градуска кадәр җылыначак, 22 мартта +3 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 23 мартта, явым – төшем көтелми, бераз салкынайта: төнлә һава температурасы -1 градус, көндез +2 градус була. Якшәмбе көнне, 24 мартта кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X