Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ат спортын сөючеләрне Татарстан Ачык Кубогы ярышларын карарга чакыралар

Өч көн дәвамында барлыгы 34 команда атта каршылыкларны узуда һәм күрсәтмә чыгышларда көч сынаша.

18-20 сентябрьдә “Казан” халыкара ат спорты комплексында конкур (каршылыкларны үтү) һәм күрсәтмә чыгышлар (дрессура) буенча Татарстан Республикасы Ачык Кубогы уздырыла. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Ярышларда 34 команда, шул исәптән 125 атта 130 спортчы катнаша. Бәйге тотучылар – Татарстан, Башкортстан, Коми, Мари Эл Республикалары, Самара өлкәсе, Ижевск һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән әйдәп баручы спортчылар.

Ачык Кубокта Татарстан данын - Казандагы республика балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбе, Казан, Әлмәт, Саба, Менделеевск, Бөгелмәдән һәм “Татнефть”, “Тулпар” балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклаячак.

Татарстан Республикасы Ачык Кубогының тантаналы ачылышы бүген, 18 сентябрьдә “Казан” халыкара ат спорты комплексында 10.00 сәгатьтә булып узды.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев