Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Августта Казанда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны уздыру өчен, Казан урамнарында юлларны ябып торалар.

Августта Казанда, Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны уздыруга бәйле рәвештә, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 августта 23.00 сәгатьтән 20 августта 1.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар транспорт хәрәкәте өчен ябыла:

Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);

Сул як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Уң як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Ташаяк ур. (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр);

Профсоюз ур., Уң як Болак урамына кадәр.

22 августта 23.00 сәгатьтән 2 сентябрьдә 23.00 сәгатькә кадәр Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр төшү юлы, Кол Шәриф мәчете тирәсендә, шулай ук “Ак Бүре” Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” – “Үзәк стадион” аерымланган бүлекчәсе (көнчыгыш трибуна ягыннан) парковкасы транспорт өчен ябыла.

27 августта 22.00 сәгатьтән 28 августта 6.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.

 

29 августта 20.00 сәгатьтән 31 августта 6.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр), шулай ук түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:

Сул як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Уң як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);

Ташаяк ур. (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр);

Профсоюз ур. (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);

Бауман ур. (Профсоюз урамыннан Кремль яр буена кадәр);

Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына төшү юлы.

31 августта 23.00 сәгатьтән 1 сентябрьдә 5.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.

29 августта 15.00 сәгатьтән 30 августта 24.00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр), шулай ук “Казан” Гаилә үзәге янында парковка зонасы ябыла.

30 августта 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ш.Мәрҗәни урамында (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә, диелгән мэрия хәбәрендә.

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев