Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ИГЪТИБАРЫНА!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда электр тапшыру линияләренең (алга таба – ЭТЛ) сак зонасында эш кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез. 
Һәр хезмәткәргә ЭТЛ сак зоналарындагы аеруча куркыныч участоклар һәм электр тогыннан зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү методлары турында мәгълүматны җиткерергә кирәк.
Машина һәм механизмнарның турыдан-туры һава линиясе үткәргеченә тиеп торуы аеруча куркыныч. Мондый хәл машина ҺЛ астында эшләгән вакытта, машинаның үткәргечкә бик якын килүеннән яки чыбыкның өзелеп төшүеннән, я булмаса машинаның өзелгән чыбык өстеннән үтүе аркасында килеп чыгарга мөмкин. 
Әгәр дә бу кешеләрнең һәм хайваннарның куркынычсызлыгына янаса, ремонт бригадасы килгәнче эшкә тотынмагыз һәм чыбык өзелү урынын ташлап китмәгез. Исегездә тотыгыз: өзелгән һава линиясенә 8 метрдан да якынрак килү тормыш өчен куркыныч!
Күтәрү механизмы яки машинаның башка өлешләре ток үткәргеч чыбыкка тиеп торган очракта, механизатор контактны тиз арада өзәргә һәм механизмның хәрәкәтчән өлешен чыбыктан яки башка ток үткәргеч өлешләрдән аерырга тиеш. Әгәр машина һәм чыбыкның контактын өзеп булмый икән, механизаторга, машинаның корпусына кагылмыйча гына, ике аяк белән дә кабинадан җиргә сикереп төшәргә һәм көчәнеш зонасыннан 8-10 метрдан да ким булмаган ераклыкка китәргә кирәк, бу очракта сикереп (берьюлы ике аякта) яки аяк табанын җирдән аермыйча гына һәм табаннарны да бер-берсеннән нык аермыйча атлап хәрәкәт итү зарур. Җиргә салынып төшкән яки өзелгән чыбыкны, я булмаса төзек булмаган терәкне күрсәгез, кичекмәстән “Челтәр компаниясе” ААҖнең 8-800-2000-878 телефонына хәбәр итегез (шалтырату бушлай, тәүлек буе кабул ителә).
ҺЛ сак зонасында югары габаритлы машиналар һәм механизмнар кулланып эшләр башкару машиналар һәм механизмнар хуҗасының техник җитәкчелеге тарафыннан бирелгән рөхсәт булганда гына мөмкин.
ҺЛ сак зонасында машинада бер кешенең эшләве рөхсәт ителә, тик бер үк вакытта икенче машинаның эшләве шарты белән, шул ук вакытта машиналар бер-берсеннән 200 метрдан да ераграк булырга тиеш түгел. 
Тыела:
- өзелгән чыбыклары булган ҺЛ аралыкларында эшләү, шулай ук өзелгән чыбыклары булган терәкләргә 20 метрдан да якынрак килү;
- һава электр линияләре астыннан узганда комбайн бункерында утыру;
- электр җиһазларын үз белдегең белән ремонтлау;
- һава электр тапшыру линиясенең сак зонасында кибән кую машинасы һәм башка югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарының эше.
Һава линияләре янында эшләрне оештырганда һәм үткәргәндә әлеге линияләрнең һәрвакыт көчәнеш астында булуын исәпкә алырга, бары тик наряд-рөхсәттә күрсәтелгән маршрут буенча хәрәкәт итәргә кирәк.
Һава линияләренең сак зонасында урнашкан участокларда урып-җыю, сөрү, тырмалау, культивацияләү һәм башка эшләрне ҺЛ күчәренә аркылы юнәлештә башкарырга киңәш ителә. Ашлык киптерү комплексларында эшләү һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкару вакытында барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәткәрләр белән максатчан инструктажлар һәм әңгәмәләр үткәрергә, электр куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратырга кирәк. Имгәнүләрсез эшләгез, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз!

реклама хокукларында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев