Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния” китабы басылып чыкты

"Хәния" исемле бәян, җырчы белән интервьюлар кергән “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхине искә алу концертларында таратылган иде.

Популяр татар прозаигы Айгөл Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышлап язылган китабы басылды. Бу хәбәрне “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе раслады.

Айгөл Әхмәтгалиева “Хәния” дип аталган әдәби-документаль бәянны, укучылар бик сораганга, үз хисабына бастырган. “Алдарак чыгарылган “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхине искә алу концертларында билет сатып алган тамашачыларга таратылды. Китап эчендәге зур күләмле бәян минеке иде. Концертка бара алмаган укучылар: “Китапны кайдан алып була?” дип мөрәҗәгать итә башладылар. Хәтта “Акча җыеп булса да чыгарыйк”, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шуңа да мин, хәзинәдә барын туплап, укучыларга барып ирешсен, дип, тәвәккәлләп, типографиягә тапшырган идем”, - дип аңлатты Айгөл Әхмәтгалиева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

 

Автор әйтүенчә, китапның тиражы зур түгел, ул сатуга чыкмаячак. Язучы аны укучылары сорава буенча гына чыгарганлыгын ассызыклый.

Димәк, китап белән кызыксынган кеше бары тик авторның үзенә генә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: http://tat.tatar-inform.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев