Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Башкалада төп Яңа ел чыршылары кайда урнаштырылачагы билгеле

Казанда төп Яңа ел чыршылары “Казан” гаилә үзәге янында һәм “Черек күл” паркында урнаштырылачак. Бу хакта “Туризмны үстерү комитеты” оешмасы директоры Дарья Санниковага сылтама белән шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яңа елга әзерлекнең төп үзенчәлеге булып, шәһәрдәге барлык чыршылар бизәлешен бер тематикага берләштерү тора. Төп чыршылар “Черек күл” паркында һәм “Казан” гаилә үзәге янында урнаштырылачак”, - диелгән әлеге хәбәрдә.

Яңа ел бәйрәмендә Казан Европа стилендәге ярминкәләргә бай булачак һәм анда милли колоритлы товарлар тәкъдим ителәчәк.

Татарстан башкаласында ресторан һәм кунакханәләр тематик кичәләр оештыра, дип яза Татар-информ. Анда сәхнә йолдызлары, шул исәптән Россиядән дә, катнашулары көтелә. Шәһәрне иллюминацияле миллионлаган утлар бизиячәк.

Бәйрәм көннәрендә шәһәр халкын һәм кунакларны шулай ук музейларда да көтәләр. Каникул көннәрен күңелле дә, файдалы да итеп үткәрүдә төрле чаралар оештырыла.

"Матбугат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев