Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

БДИда ЯҢАЛЫК: ЧИТ ТЕЛ МӘҖБҮРИ!

БДИ системасының мәҗбүри имтиханнар исемлегенә тагын бер предмет кереп утыруы ихтимал. Бу хәлгә шатланучылар да, көенүчеләр дә булмый калмас, билгеле. Әлеге тәкъдим илнең Мәгариф министры авызыннан яңгырагач, фаразлар чынбарлыкка әвереләчәген көт тә тор. Ольга Васильева бу яңалыкның кайчан тормышка ашырылачагын да әйтте – 2022 ел.

– Безнең ил әкренләп чит телләрдән имтихан тапшырырга әзерләнә. 2020 елда кайбер төбәкләрдә чит телләр буенча БДИ апробация режимында уздырылачак, – ди илнең мәгариф министры.

Сер түгел, бүген БДИ тапшырудан уттан курыккан кебек куркалар. Укучылар гына түгел, әти-әниләр дә, укытучылар да. Әле моңа кадәр ике предмет кына мәҗбүри булса, еллар узган саен “мәҗбүри”ләр исемлеге арта гына барыр, ахрысы. Әнә, Россиядәге барлык укучыларны чит телдән имтихан тапшыртырга теләүләре шуның мисалы түгелме?

Шәхсән үзем мәктәпне тәмамлаганда инглиз теленнән имтихан тапшырдым. Үзем теләп. Беркем дә мәҗбүр итмәде. Укырга керергә теләгән белгечлек буенча кирәк булгач, кая бармак кирәк? Хәер, үземне мәҗбүриләп тапшырдым, дип әйтә алмыйм. Кечкенәдән чит тел дәресен яраттым мин. Шуңа мәктәптә дә, өстәмә рәвештә дә әзерләндем. Инде безнең вакытта ук әлеге фән буенча БДИны ике өлешкә бүлеп тапшыру кертелде: язмача һәм телдән. Язма өлешендә аудирование, лексика, грамматика буенча тест биремнәре дә, җавапларын сүз белән язарга кирәклеләре дә бар иде. Күп кеше өчен иң кыены инша язу булды. Ә аннары, билгеле бер вакыттан соң, сөйләм өлеше башлана. Һәм имтихан тапшырган вакытта без сөйләгәнне яздырып, шуны тикшерүчеләргә җибәрәләр иде…

10 елга якын вакыт эчендә имтихан биремнәре дә үзгәреп беткән. Шул чорда ук җиңел булмаган чит телдән БДИда 2019 елда нинди үзгәрешләр кертелә соң?

  • КИМнар (контрольно-измерительный материал) структурасы һәм эчтәлегендә үзгәрешләр юк.
  • “Хат” бүлегендәге 40нчы биремдә бәяләү таләпләре үзгәргән. Шулай ук әлеге биремдә “Минем фикерем” дип аталган инша язар өчен ике теманың берсен сайлап алу мөмкинлеге бар.

Шәһәр баласының мөмкинлекләре күбрәк: мәктәптә белем бирер өчен укытучылар да сайлап алына, репетиторга йөрү мөмкинлеге дә бар. Чит телдән мәҗбүри БДИ кертелсә, авыл укучыларына нишләргә? Гадәттә, теләсә-теләмәсә дә, нәкъ менә алар инглиз яки немец теленнән аксарга мәҗбүр була. Чөнки күп очракта дәрес йә сүз, текстны тәрҗемә итеп утыруга кайтып кала, йә мәктәпләрдә бөтенләй чит тел укытучылары җитми. Ике төрле очрак та шактый киң таралыш алган.Ә 2022 елда чит телдән мәҗбүри БДИ кертелсә, гади авыл укучысына нишләргә кала? Ул бит шушы фәннән укытучы булмавына да, фәннең яхшылап укытылмавына да гаепле түгел! Ә БДИ тапшырырга кирәк булгач, яшүсмер бу проблема белән күзгә-күз очрашачак дигән сүз.

Яңалыкка омтылганда, инглиз теле сәгатьләрен арттырсалар да, укучыларның чит телдән белем дәрәҗәсен арттыру өчен укытучылар составын ныгытсалар да, мәҗбүри рәвештәге БДИны күпме процент укучы яхшы баллга тапшырыр икән?

Бүген инглиз телен белүнең әһәмияте турында бишектәге бала да аңлый. Тик аның тиешенчә укытылмавы, сөйләм теле дә “The London is the capital of Great Britain”дәрәҗәсендә булуы сер түгел. Ә киләчәктә эшче булырга теләгәннәргә, хезмәтләрен инглиз теле белән бәйләмәячәк  укучыларга нишләргә? Аларга рус теле, математикадан кала, тагын өстәмә имтиханнар кертеп, бөтенләй вакытларын кыскартабызмы? Теләсә нинди тармакта, аеруча мәгариф системасында, нинди дә булса яңалык керткәнче, җиде кат үлчәп, бер кат кына кисәргә өйрәнсәк, ничек яхшы булыр иде дә бит… 


ФИКЕРЛӘР:

Мария Ефремова, Чистай районы Ишәле авылы укучысы:

– Инглиз теленнән мәҗбүри БДИ булырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта укучыларны бу имтиханга әзерли торган яхшы укытучылар да булсын. Алар безгә аерым-аерым сүзләрне ятлаттырырга түгел, ә сөйләм телен өйрәтергә тиеш. Бездә сүзләр өйрәтәләр, әмма алардан җөмлә төзергә өйрәтмиләр. Әгәр мондый ситуация һаман дәвам итсә, чит телдән имтихан мәҗбүри булырга тиеш түгел. Быел ук мондый имтиханны мәҗбүриләр исемлегенә керткән булсалар, аны тапшырасым килмәс иде, чөнки бездә чит телне яхшылап укытмыйлар. Минемчә, инде башлангыч сыйныфтан ук ниндидер база бирелергә тиеш. Ул вакытта иң җиңел сүзләрдән, җөмлә төзү турында кагыйдәләр өйрәтелергә тиеш. Ә бездә инглиз телен өйрәнү тәрҗемә итү, яңа сүзләр өйрәнүгә кайтып кала. Мин инглиз теле дәресендә бары тик инглиз телендә генә алып барылырга тиеш, дип саныйм. Дөресен гнеә әйткәндә, 2022 елда инглиз теленнән БДИ кертү укучыларга бары тик стресс кына тудырачак. Бу алар өчен бик авыр булыр.

Чыңгыз, Әлмәт шәһәре укучысы:

 

– Бу ситуациянең ике ягы бар. Бер яктан караганда, киләчәктә инглиз теле кирәк булмаячак кешегә бу телне нәрсәгә өйрәнергә? Ләкин алга таба үсәргә теләүчеләр өчен инглиз теле буенча имтихан тапшыру бер баскыч булып тора ала. Әгәр син чит илгә китәргә җыенасың икән, теләсә нинди эшкә урнашканда да инглиз телен белергә кирәк. Чөнки бүген эшкә, гадәттә, компетенцияләргә ия булган һәм, ким дигәндә, 2 чит тел белгән кешеләрне алалар. Миңа калса, әлеге имтиханны 2022 елда ук керткәнче, аңа яхшылап, 5нче сыйныфтан башлап, әзерләргә кирәк. Хәзерге 8нче сыйныф укучылары киләсе елда тарих һәм чит тел буенча ТДИ тапшырачак. Алар моңа беркайчан да әзерләнмәгән, алар ТДИда булачак программаны белми. Шуңа мин моның бернинди мәгънәсен дә күрмим. Укучыларның рейтинглары төшәчәк, алар үзләре дә борчылачак. Җитмәсә, әти-әниләр дә мәгариф  министрлыгынаа хатлар яудырачак. Чынлыкта, телне бары тик 5 ел өйрәнгәч кенә, аның буенча имтихан бирергә тиешләр. Аллага шөкер, мин бу яңалык кертелү вакытына эләкмим, мәктәпне алданрак тәмамлыйм. Мин бу кысаларга эләксәм дә, немец телен тапшырыр идем. Әгәр хәзер укучылар математика, рус теле, физика, җәмгыять белемен ничек тапшырырга, дип борчылсалар, чит тел турында борчылачаклар да борчылачак инде.

 Галәветдинова Рәзилә Рифкатовна, 6нчы сыйныфта укучы кызның әнисе:

– Инглиз теленнән яки башка чит телдән имтиханны мәҗбүри булырга тиеш, дип уйламыйм. Һәрбер кешенең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Мәктәптә белем алганда, безгә немец телен укыттылар. Шуңа күрә балам белән өй эше эшләгәндә, аның биремнәрен тикшерә алмыйм, чөнки үзем белмим. Тагын шул ягы да бар: тормышта кемгәдер чит телне белү кирәк, кемгәдер, бәлки, кирәк тә булмас. Шуңа сайлау мөмкинлегенә карап, кертсәләр иде. Ягъни кем тели – шулар чит телдән БДИ тапшыра, кем теләми – шулар юк. Әгәр укучы киләчәктә үзенә чит тел кирәк, дип уйлый икән, ул аны сайлап, куллана ала. Ә кемгә бу тел кирәкми, аның белән азапланып утырмасын.

Минем кызым инглиз телен 1нче сыйныфтан өйрәнә. Балалар бакчасына инглиз теле буенча түләүле түгәрәккә йөрде. Чит телне өйрәнү күп очракта укытучыдан да тора. Авылда хәзер укучылар аз булса да, анда белем бирү югары дәрәҗәдәдер, дип уйлыйм. Чөнки анда укымаган кешене инглиз теле укытучысы итеп алмыйлар. Шәхсән, үземә шундый ситуация белән очрашырга туры килде: балам укый торган сыйныфны икегә бүлделәр. Ярты төркемгә инглиз теле алфавитын өйрәттеләр, ә калган яртысы белән телне өйрәнүне шунда ук диктант яздыртудан башладылар. Кемнең әти-әнисе мәктәптә инглиз телен укыган, шулар белән бергә өйдә шөгыльләнгән балалар инглиз теленнән күтәрелеп китте. Үзем белмәгәч, туганнарга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әгәр чит телне кертә калсалар, аның буенча БДИны яхшы тапшырыр өчен, ничек яшьләй өйрәтә башласаң, шулкадәр яхшырак. Бөтен өлешләренә дә комплекслап әзерләнергә кирәк.

Алсу Мөхәммәтшина, Казанның 83нче лицееның инглиз теле укытучысы:

– Инглиз теленнән БДИ бөтен кеше өчен дә мәҗбүри булырга тиеш, дип санамыйм. Чөнки аны уңышлы тапшырыр өчен, максатчан рәвештә һәм озак итеп әзерләнергә кирәк. Күзәтүләрем буенча, әгәр укучы өйдә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнми яки түгәрәкләргә йөрми икән, аңа бу өлкәдә уңыш казану кыен. Чөнки инглиз теле – көн саен аралаша торган тел түгел. Ә башлангыч сыйныфтагы – 2,урта һәм өлкән сыйныфлардагы 3 сәгать инглиз теле, бу имтиханны лаеклы дәрәҗәдә тапшыру өчен җитми. Чөнки һәр балада да танып белү процессы югары дәрәҗәдә түгел. Чит телдән БДИ тапшыручы күп кенә укучылар мәктәпләрдә өстәмә рәвештә репетитор белән шөгыльләнә, мәктәпләрдә консультацияләр уздырыла. Әмма, кагыйдә буларак, ул – атнага бер тапкыр гына.

Гомумән, инглиз теленнән имтихан тапшыручы БДИга никадәр күбрәк әзерләнсә, шулкадәр яхшырак. Шуңа да башлангыч сыйныфтан ук бала белән шөгыльләнергә кирәк, белем алганда үтмәгән темалар калырга тиеш түгел.БДИны уңышлы тапшырыр өчен, мәктәптә уку дәвамында укытучы кушкан биремнәрне үтәргә, ялкауланмыйча мәктәптә уку дәвамында шөгыльләнергә кирәк.

Сер түгел, шәһәрдә әле инглиз һәм башка чит телләрне укытсалар, укытучылар да булса, авылларда хәл катлаулырак. Чит телдән укытучылар җитмәү, булганнары компетентлы булмау проблемасы да бар. “Бу очракта мондый ситуациядә калган балалар бик кызганыч. Чөнки алар монда бер дә гаепле түгел бит. Беренче чиратта, монда Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына нишләргә кирәклеге турында кагыйртырга тиеш. Чөнки, беренче чиратта, нәкъ менә ул сыйфатлы кадрлар өчен җаваплы”, – ди яшь укытучы.


 

Быелның җәендә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов чит телләр буенча 2022 елда булачак мәҗбүри имтиханга биремнәр әзерләнелүен әйтте. 2021 елда массалы апробация уздырырга җыеналар. Әгәр, чыннан да, чит телләр буенча БДИ кертелсә, ул ике дәрәҗәдән торачак. Бу инглиз теле буенча БДИның 2010 ел стандартларына китерелеп төзеләчәк дигәнне аңлата. 2020 елда мондый төр БДИны 19 төбәктә пилот проекты буларак кертергә мөмкиннәр. Бүген мәктәпне тәмамлаганда, инглиз теленнән БДИны мәктәп укучыларының 11,5% гына тапшыра.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

http://yalkyn.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X