Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Белгечләр Татарстанда кош гриппы кимүгә бара дип өметләнә

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен, 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

25 июльдән алып Татарстанда кош гриппы инфекциясенең яңа чыганаклары булмады. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция кимүгә бара дип өметләнергә кала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сөйләде.

“Узган ел республикада кош гриппы куркыныч булган 9 пункт бар иде. Кызганычка каршы, агымдагы ел да искәрмә булмады. Бүгенгә 6 муниципаль районның 16 торак пунктында бу авыру ачыкланды. 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта әлеге инфекция булуын ачыкладык. 25 июльдән инфекциянең яңа чыганаклары юк. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция очраклары кимер дип өметләнәбез”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, авыру аркасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

 

“Билгесез сатучыдан кош сатып алган очракта бу авырудан сакланып булмый. Шуңа күрә еллар дәвамында тикшерелгән сатучылардан яки Татарстан территориясендә үз хуҗалыклары булган эшмәкәрләрдән алырга киңәш ителә. Без план буенча аларның кошларын тикшерәбез, хуҗалыкларының иминлеген раслыйбыз. Бу киңәшләр киләсе елда да актуаль булачак”, - диде Александр Козлов.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев