Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бөгелмә районы кешесе әбисенә 67 тапкыр пычак белән кадаган

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Бөгелмә районы кешесе йоклый торган әбисенә 67 тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 14 июльдә Көнчыгыш бистәсендә 32 яшьлек ир-ат туганнары белән алкоголь эчемлекләр эчеп утырган. 75 яшьлек хатын-кыз һәм оныгы арасында низаг килеп чыккан. Шул вакыт ир-ат кухня пычагын алып, караватта яткан пенсионер әби янына килеп, аңа күп тапкыр пычак кадаган. Аннан әнисен уяткан һәм полиция чакырган.

Шикләнелүче ир-атның өлкән яшьтәге туганына янаганы өчен суд хөкеме булган инде. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/20/170039/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев