Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бизнес вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорый: Безгә реаль финанс ярдәме кирәк

Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка меморандум җибәрде.

Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Иҗтимагый палата белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады. «Татар-информ»га мөрәҗәгатькә аңлатманы Ассоциация советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркем җитәкчесе Фәрит Сафин бирде.

«Хөкүмәт салымнар түләү срокларын күчереп, киңәшләр белән генә ярдәм итәргә тиеш түгел дип саныйбыз, бу салымнарны барыбер түлисе, реаль ярдәм күрсәтергә кирәк. Хезмәт хакын түләүдә ярдәм итәргә, салымнарны кичектереп кенә калмыйча, махсус режим вакытында бөтенләй алып торырга кирәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул эшмәкәрләр катлаулы хәлдә калганлыгын әйтте. Коронавирус таралу сәбәпле, кече һәм урта бизнес предприятиеләре эше туктатылды, Казанда сәүдә үзәкләре, кафе, рестораннар, кинотеатрлар һ.б. эшләми.

«Эшмәкәрләр мондый шартларда бу ярдәм өчен эш урыннарын һәм предприятиеләрне саклап калырга бурычлы булачак. Алардан җаваплы гамәлләр таләп итәргә мөмкин булачак», - дип өстәде Фәрит Сафин.

Әңгәмәдәш белдергәнчә, ассоциация республиканың икътисад министры һәм бизнес-омбудсмены белән тыгыз элемтәдә тора, алар әлегә мәгълүмат һәм тәкъдимнәр җыю белән генә чикләнә, реаль гамәлләр юк.

 

Алар дәүләт тарафыннан хезмәт хакын һәм аренда түләүләрен түләүгә дотацияләр бүлеп бирүне ярдәм итүнең беренче чарасы дип саный. Шулай ук меморандумда мөлкәткә салым, предприятиеләрнең табышларыннан һәм керемнәреннән салым буенча каникуллар күрсәтелгән. Өченче пунктта процентсыз кредитларны субсидияләү тәкъдим ителә.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, соңгы биш ел дәвамында Татарстанда кече һәм урта бизнес икътисади кризис йогынтысын кичерә. Моннан тыш, 2017 елда республикада банк кризисы 14 мең кече һәм урта предприятиегә дә йогынты ясады.

Мөрәҗәгать текстына Ассоциация советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркем җитәкчесе Фәрит Сафин һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Рафыйк Шәйхетдинов кул куйган.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X