Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар велоэстафетасына чыга

Чара сәгать иртәнге 5тә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.

9 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре катнашында Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафета узачак. Чара сәгать иртәнге 5тә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана, дип хәбәр итә радионың PR хезмәте.

Болгар шәһәренә радио хезмәткәрләре белән бергә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчелеге һәм татар эстрадасы артистлары да барачак. Велоэстафетада катнашучылар 150 чакрым юлны велосипедта узачак. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.

 

18 сәгатьтә Болгар мәдәни-фестиваль комплексында Илназ Баһ, Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Гарипов, Лилия Хайруллина, Лилия Гыйматдинова, «Болгар кызлары», Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Айсылу Габдинова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар катнашында зур концерт көтелә. Керү бушлай, диелә хәбәрдә.

Фото: http://tat.tatar-inform.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев