Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Буа районы басуында чөгендер төягечкә эләгеп, эшче ир-ат һәлак булган

Фаҗига буенча тикшерү үткәрелә.

Кичә, 9 октябрь көнне, Буа районы Чуаш Аксуы авылы янында кыр эшләре барышында фаҗига була. 30 яшьлек ир-ат чөгендер төягеч бункерына эләгеп үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Фаҗига буенча тикшерү башланган. Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат бункерда скелет сөякләре сынып үлгән. Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев