Буада йортын сатучы хатын-кыз мошенникның телефонына акча күчергән
Акча алгач мошенник элемтәгә чыкмый.
Буа шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз өй сату турындагы игъланны интернетка куя. Таныш булмаган ир-ат шалтыратып, 5500 сумны телефон номерына күчерергә әйтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул өйне сатып алуын, залог суммасын карточкага күчерергә теләвен әйтә. Моның өчен ул хатын-кыздан карточканың мәгълүматларны сорый.
Мошенник әлеге картада акча булмагач, 5500 сумны телефон номерына күчерергә әйтә. Өй сатучы шулай эшли дә. Акча кергәч, мошенник элемтәгә чыкмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев