Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бураннар кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Соңгы атнада кар бик күп төшә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Юлдагы торгынлыклары аркасында шәһәр читендә яшәүчеләр өйләренә кайтып җитә алмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәре буенча мондый һава торышы бу атна азагына кадәр дәвам итәчәк.

25, 26 һәм 27 декабрьдә кар явачвак, җилнең тизлеге 18 метрга кадәр җитә. 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә төнлә урыны белән көчле буран көтелә. Синоптиклар бу көннәрдә 10–15 мм кар явачак, дип фаразлый.   Һава температурасы төнлә — 13 — 16 градус була. Көндез бераз җылыта һәм -6, -11 градус салкын көтелә.

Фото: архив tatar-inform/Рамиль Гали

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев