Теләче Информ

Быел төгәл фәннәрдән БДИның уртача баллары сизелерлек төшкән

Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә.

2020 елда профильле математика, химия, информатика, биология фәннәреннән, шулай ук инглиз һәм алман телләреннән бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары узган ел белән чагыштырганда сизелерлек кимегән. Бу турыда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә. Үзизоляция белән бәйле, төгәл фәннәрдән имтиханнарга яныңда торган укытучыдан башка әзерләнү катлаулы икәне күренә”, - дип аңлатты Рафис Борһанов.

Татарстан буенча профильле математикадан уртача балл 4,48гә кимеп, 59,5не тәшкил иткән, Россия буенча - 2 баллга кимеп, 53,9 булган.

Реклама

Республика буенча химиядән уртача балл 4,59 кимеп, 59,16 тәшкил итсә, ил буенча – 1,7 баллга кимеп, 54,4 булган.

Татарстанда уртача баллар информатикадан 2,59га, биологиядән 1,87гә, инглиз теленнән 3,42гә, алман теленнән 11,36га кимегән.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: