Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бәйрәмнәрне шатлыклы вакыйгалар белән каршы алу күңелле - Президент ишегалды бәйрәмендә

Рөстәм Миңнеханов Казанда Ямашев урамындагы 74 нче йорт янында ишегалды бәйрәмендә булды.

Казанда Ямашев урамындагы 74 нче йорт ишегалды яңартылуга багышланган бәйрәмдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов якын-тирәдә яшәүче кешеләр белән аралашты һәм аларны Татарстан Республикасы көне белән котлады.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановымпраздника двора в г. Казани

"Хөрмәтле дуслар, бүген безнең өч бәйрәм - ишегалды бәйрәме, шәһәр бәйрәме һәм Татарстан Республикасы көне. Шундый бәйрәмнәрне тормышыбызны уңайлы итүче шатлыклы вакыйгалар белән каршы алуыбыз бик күңелле. Бүген без яңартылган Тукай музеенда булдык, "Имәнлек" метро станциясен ачтык. Хәзер без сезгә кунакка ишегалды бәйрәменә килдек. Минем теләкләр - җыелыгыз, сөйләшегез, очрашыгыз һәм сезгә биредә уңайлы һәм куркынычсыз булсын. Бу матурлыкны ясаган кешеләргә зур рәхмәт - могҗиза бу. Котлыйм сезне!", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бәйрәмдә Равил Зиннәтулла улы Гатиатуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - "Фидакяр хезмәт өчен" медален тапшырды.

 

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановымпраздника двора в г. Казани

Ишек алдында Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәйданчыкларны карады. Биредә ял итү зонасы, эскәмияләр, спорт мәйданчыгы, балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары эшләп куелган.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев