Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын 1 октябрьдән 4,3 процентка индексациялиләр

Бу хактагы боерыкны премьер Дмитрий Медведев имзалады.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 елның 1 октябреннән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын 4,3 процентка индексацияләү турында Хөкүмәт карарын имзалады. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Федераль дәүләт органнарына, федераль дәүләт учреждениеләренә - федераль бюджет акчаларын баш бүлүчеләргә, шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләре карамагында булган федераль дәүләт учреждениеләренә 2019 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль бюджет акчалары хисабына тәэмин ителә торган хезмәт өчен түләүне 4,3 процентка арттыру чараларын күрергә", - диелә Премьер карарында.

Мәгълүмат хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Әлеге карар федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренә, шулай ук федераль башкарма хакимият органнарының хәрби частьләренең, учреждениеләренең һәм бүлекчәләренең хәрби һәм аларга тиңләштерелгән гражданлык хезмәткәрләренә кагыла.

 

Аларга хезмәт өчен түләү Россия Хөкүмәтенең 2008 елның 5 августындагы 583нче "Федераль бюджет, автоном һәм казна учреждениеләре һәм федераль дәүләт органнары, шулай ук закон нигезендә хәрби һәм аңа тиңләштерелгән хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының хәрби бүлекләре, учреждениеләре һәм бүлекчәләре гражданлык хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәт өчен түләүнең яңа системаларын кертү турында"гы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Гыйнвар аенда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында федераль бюджетта 2019 елның 1 октябреннән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын 4,3 процентка индексацияләүгә финанс чаралары каралганлыгы хәбәр ителгән иде.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X