Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллы кешесе кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урларга маташкан

Супермаркеттан урлау очрагы ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында булган.

Чаллыда яшәүче кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урламакчы булган. Бу хакта сак оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич ЗЯБ бистәсенең 15нче комплексында ир-ат спорт костюмында супермаркетка кергән һәм колбасалар куелган суыткычына юнәлгән.

Ир-ат кыйммәтле 11 колбаса алып, курткасына яшергән һәм чыгу юлына юнәлгән. Кибет хезмәткәрләренең берсе ир-атны туктатырга тырышып караган. Алар сугыша башлаган, ир-ат берничә тапкыр хатын-кызга суккан һәм үтерү белән янаган.

 

Биш минуттан вакыйга урынына сак хезмәте килгән, ир-атны җиргә яткырганнар һәм кулына богау салганнар. Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: https://pixabay.com/ru/Bru - nO

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев