Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллы педагогларына туган тел укыткан өчен акча түләнмәгән

Автошәһәр укытучыларына туган тел укыткан өчен түләү вакыты әле билгеләнмәгән.

Чаллыда педагоглар туган тел укыткан өчен түләү алмаган. Бу хакта Чаллы педагоглары исеменнән социаль челтәрдә Автошәһәр хакимияте рәсми төркемендә укытучы Людмила Никифорова яза.

Педагог ни өчен һаман укытучыларга туган тел укыткан өчен түләнмәвен сораган.

“Узган уку елында безнең барыбызга да туган телне өйрәтү өчен өстәмә сәгать бирделәр. Мәктәп хакимияте шәһәр бюджетында акча юклыкка сылтама белән әлеге сәгатьләрне түләмәде. Без Казанга мөрәҗәгать иттек. Алар безгә акча муниципалитетта, дип җавап бирделәр. Бу сәгатьләргә түләүне безгә көтәргәме икән? Безнең бит һәркайсыбыз 34әр яки аннан да күбрәк сәгать дәрес үткәрде”, - дип язган укытучы.

Шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов “әлеге мәсьәлә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында хәл ителә”, диде.

Педагогны әлеге җавап канәгатьләндермәгән. “Бу җавап түгел. Сезнең эшегезгә түләнә, ә нигә без көтәргә тиеш? Дәресләр бит үткәрелде инде”, - диде ул. Харисов әлеге мәсьәләнең министрлык дәрәҗәсендә хәл ителүен аңлатты.

Проблеманы хәл итүнең соңгы сроклары билгеләнмәде. “Безгә беркем дә чыкмады, акча түләүнең төгәл вакытын беркем дә хәбәр итмәде”, - диде “Татар-информ”га Людмила Никифорова.

Фото: архив, Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X