Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллыда фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән

Әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә.

Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.

"Бер эшче гомере белән туры килми торган имгәнүләр аркасында хастаханәдә үлгән. Икесе уртача авырлыктагы хәлдә, аларның тормышларына берни дә янамый", - дип хәбәр иттеләр хастаханәдә.

 

Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу эш ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе Чаллы шәһәре буенча да карала.

  • 9 июль көнне Чаллыда ГЭС бистәсенә Мәләкәскә елгасы күперендә өч эшченең өстенә баган төшә.

Фото: МЧС РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев