Реклама
«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене яратмаган.
Моңа кадәр Казандагы Черек күлдә яшәгән Зигфрид кушаматлы кара аккошны (Cygnus atratus) Кама Тамагындагы яңа урында башка кошлар начар каршы алган. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язма калдырган.
«Камский трофей» комплексы буасында яшәүче кара аккошлар яңа күршене кабул итмәгән. «Аларны сугышмасыннар өчен хәтта чиратлап ашаталар», - дип язган Кузьмин.
Фото: Михаил Захаров/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз