Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чистайда хатын-кыз 3 айлык сабыен тәрәзәдән ташлый

Татарстанның тикшерү комитеты 23 яшьлек Ангелины К.-га карата җинаять эше ачкан. Хатын-кыз кечкенә баласын үтерергә теләүдә гаепләнә, дип яза Челнинские известия газетасы.

Фаҗига 30 июль Чистайда була. Ике баласы белән танышларына килеп кәеф-сафа корып утыручы хатын ире белән талаша. Конфликт барышында ул үзенә бала кирәкмәвен әйтеп, 3 айлык кызын аягыннан тотып тәрәзәдән ыргыта.

Башы белән бетон җиргә бәрелгән сабый авыр җәрәхәтләр алып, ДРКБга озатыла.

 

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com | fancycrave1
https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев