“Чуарланып беттек инде”. Бер фәнгә – йөз китап
“Дәреслек бер дә дөрес сайланмаган, яшь үзенчәлекләренә туры килми”, – дип фикер алыша беркөнне “ватсап” төркемендәге әти-әниләр. География укытучысын өйрәтергә кем булганнар әле дисәм, арада шушы фәнне укыткан әни бар икән. Янәсе, дәреслек катлаулы булгач, укучылар “2ле”не еш ала.
Дәреслек мәсьәләсендә бәхәсләрнең, чыннан да, тынганы юк. Хаталы, начар язылган, аңлавы авыр... Сентябрь аенда җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү бөтенроссия тикшерү үзәге уздырган сораштыруда катнашкан меңнән артык укытучының һәр бишенчесе дәреслек сыйфатына әнә шундый бәя биргән. Әмма шул ук вакытта 81 проценты бердәм дәреслекләргә күчү тәкъдимен дә хупламый. Сайлау иреге булганда, белем сыйфаты, киресенчә, яхшырак, диләр.
Бердәм дәреслекләргә күчү турында сүз күптәннән бара. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева федераль исемлектә меңнән артык (шуның 400дән артыгы башлангыч сыйныфлар өчен) китап булу белән бер дә килешми. Аның фикеренчә, авторлар саны кыскартылганда, барлык мәктәпләрдә дә белемнең нигезе бер төрле булачак. Укучы бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә дә уку әсбабы буенча проблема тумаячак.
Бу эш башландымы әле? Яңалык тормышка ашырылган очракта милли дәреслекләр белән кыенлыклар тумасмы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шул хакта белештек.
– Нәшриятлар бастыра торган дәреслекләр саны кыскармады. Әкренләп күчәбез, әмма әлегә рәсми хат юк. Кыскартулар кирәк дип саныйм. Чөнки укучы төрле сәбәпләр белән бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә кыенлыклар килеп чыга. Бердәм дәреслекләр акчаны да янга калдырачак, – ди министрлыкның белем бирү процессын укыту-методик яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ләйсән Гайфуллина. – Әйтик, 1 нче сыйныфта урыс теленнән авторлар саны 9га җитә. Иң күп дәреслек (10) инглиз теленә туры килә. Бу – Татарстан заказы гына, федераль исемлек тагын да озынрак. Бүген республика мәктәпләре дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Кәгазь дәреслекләр булмаганда, электронын тәкъдим итәргә дә мөмкин. Милли дәреслекләргә килгәндә, проблемалар булмаячак. Мәсәлән, Татарстан тарихы болай да бер автор буенча гына укытыла. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре әзерләнә.
Укытучыларның фикере бер төрле генә түгел. “Совет заманындагы кебек бер автор буенча укытуны хуплыйм. Яхшы белгечләр бүген шулай эшләргә тырыша да инде. Төрле авторлар белән эшләгәндә укучыларның белеме югала. Дәреслек мөхәррирләре белгеч түгел, бәлки, журналист, йә тел белгече булырга мөмкин. Мин ел саен бер автор буенча гына укытам. Шуннан да җайлысы юк, – ди башкалабыз гимназиясендә белем бирүче Руфина Рамазанова.
Казан укытучысы Миләүшә Хәлимова да: “Болай да чуарланып беттек бит инде. Нинди генә китап, программа юк. Теләсә нинди дәреслекләр белән укыту олимпиадаларда да чагылыш табарга мөмкин. Кайчак үтелмәгән темалар очрый. Бердәм дәреслек булса, таләпләр дә бер, эшләргә дә җиңелрәк булыр иде”, – ди ул.
Шул ук вакытта авторлар санын кыскартуны укытучыларга ышанмау дип кабул итүчеләр дә бар. Андыйлар үзләренең мөстәкыйльлеген югалтудан курка. Гимназия, гади мәктәпләрдә дә уку программасы аерыла. Алар бер генә автор белән чикләнә алмый.
Дәреслек авторлары сайлап алу мөмкинлеген бөтенләй бетерү белән килешми. Алар фикеренчә, авторлар арасында көндәшлек булырга тиеш. Яшьләр арасында Әлифбаны яхшырак язучы бар икән, нигә аның хезмәтен кулланмаска? Әгәр автор үзе генә калса, монополия барлыкка киләчәк. Дәреслек иң беренче чиратта педагогик технологияләргә буйсынырга тиеш. Әлегә хәлләр шулайрак, киләсе уку елыннан инде үзгәрешләр кертелергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев