Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка исемле кәшәкә бүләк итте

ТР Президентына кандидат Казанның төзекләндерелгән «Сәйдәш» мәдәният йортында ышанычлы затлар белән очрашу үткәрде.

Казанның «Ак Барс» хоккейчысы Данис Зарипов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда аңа исемле кәшәкәсен бүләк итте һәм аны республиканың чын герое дип атады.

«Беренче чиратта ышаныч өчен, командага ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, моңа кадәр миңа бары тик бозда гына ышана иделәр. Мин барлык хоккейчылар исеменнән спортны үстерүдә башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Без республиканың ничек үсүен, ел саен күпме объектлар артуын күрәбез. Узган сезонда командада яңа герой —„Татарстан капитаны“ барлыкка килде, ул мин идем, әмма бозда гына. Сез, Рөстәм Нургалиевич, тормышта чын герой булып торасыз, бу амуницияне сезгә тапшырасы һәм уңышлар телисе килә», — дип билгеләп үтте хоккейчы.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлар белән очрашуын хәбәр иткән иде. Исемлеккә Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше кергән. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.  

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев