Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Динар Садыйков: Дуңгыз ДНКсы продуктны хәрам итә дигән бер генә фәтва да юк

„Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге” ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе фикеренчә, Краснодарда колбасада дуңгыз ДНКсы табылу – намуссыз көндәшләрнең эше.

Дуңгыз ДНКсы продуктны хәрам итә дигән бер генә фәтва да юк. Бу хакта “Татар-информ”га «Царицыно» ААҖ продукциясенә сертификат биргән „Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге” ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Динар Садыйков хәбәр итте.

“Дуңгыз ите булу яки булмау турында карар кабул ителгәндә сан карыйлар. Ә ДНК ысулы реакциягә генә, аны азык индустриясендә кулланмыйлар. Аерым алганда, хәләл юнәлешендә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Садыйков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Хәләл критериясенә игътибарлы һәр кулланучы “дуңгыз ите” сүзенә кискен карарга мөмкин", - диде компания җитәкчесе. - Бу анализ ялган реакция - уңай нәтиҗә хаталы булырга мөмкин. Шуңа күрә ДНК-тест хәләл булуын билгеләү критериясе түгел. Әгәр кемнеңдер андый карары бар икән, мин аның белән танышырга шат булыр идем”, - диде Динар Садыйков.

Краснодардагы очрак – намуссыз көндәшләрнең эше һәм тавыш-гауга чыгарырга омтылыш.

 

“Әлбәттә, җитештерүче процессның технологик ягын аңлатырга тиеш. Шул вакытта гади кулланучыга анализның четерекле ягы аңлаешлы булачак”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Фото: скриншот видео youtube.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев