Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дәүләт Думасы телләр турындагы законны кабул итте

Закон мәктәптә Россия Федерациясе халыклары туган телләрендә һәм республика дәүләт телләрендә укытуны тәэмин итәчәк.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы туган телләрне укыту турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасы порталында хәбәр ителә.

Документта мәктәптә белем алу Россия Федерациясе халыклары туган телләрендә һәм республика дәүләт телләрендә тәэмин ителәчәк, диелгән. Туган тел дип рус телен сайларга мөмкин булачак. Сайлау ирекле булачак һәм ул укучыларның ата-аналары гаризасы нигезендә тормышка ашырылачак.

Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов сүзләренчә, республика дәүләт телләрен мәҗбүри мәктәп программасы өлешеннән факультативка күчерү тәкъдим ителми.

Дәүләт телләрен ихтыяри укыту турындагы закон проектын парламентарийлар Дәүләт Думасына быел апрель аенда керттеләр.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов закон проектында “туган телләрне һәм дәүләт телләрен вариатив өлешкә чыгару һәм бернинди кысу булмаячак”, диде. Шулай ук тиешле стандартлар һәм укыту программалары эшләнәчәк, дип белдерде.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X