Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эчке эшләр министрлыгы полициягә ярдәм иткән өчен акча түли башлады

Акчалата түләү гражданинга ул биргән мәгълүмат җинаятьне ачу һәм аны кылуда шикләнелгән кешене тоткарлауда ярдәм иткән очракта тапшырыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының гади гражданнарга җинаятьләрне ачу һәм гаеплеләрне тоткарлауда полициягә ярдәм иткән өчен берничә миллион сумга кадәр акча бирү турындагы боерыгы дүшәмбе көнне үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

500 мең сумга кадәр акчалата түләү – Эчке эшләр министрлыгының территориаль идарәсе җитәкчесе яки аның урынбасары, 3 миллионга кадәр – эчке эшләр министры урынбасары, 3 миллион сумнан артып киткән акчалата түләү министр карары нигезендә билгеләнәчәк.

Моңа кадәр Россия Юстиция министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы боерыгын раслаган иде. Әлеге боерык җинаятьләрне ачу һәм аларны кылган затларны тоткарлауда ярдәм иткән өчен акчалата түләү билгеләү буенча эчке эшләр органнарының вазифаи затлары вәкаләтләрен, шулай ук акчалата түләүне Россия, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә бирү тәртибен билгели.

Боерык нигезендә, акчалата түләү гражданинга ул биргән мәгълүмат җинаятьне ачу һәм аны кылуда шикләнелгән кешене тоткарлауда ярдәм иткән очракта тапшырыла.

Фото: https://pixabay.com | expresselblag

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев