Теләче Информ

ЭКСКЛЮЗИВ: Россия герое Дамир Йосыпов белән әңгәмә

Татарлар арасында узып баручы елның иң танылган кешесен эзләп азапланасы юк. Бу исемгә кем лаек буласы әле җәй көне үк ачыкланды. Август аенда Мәскәү өлкәсендә “Урал авиалинияләре” ширкәтенең Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эштән чыккан очкычны кукуруз басуына утырта алды. Шул рәвешле, 233 кеше исән калды. Россия Герое исеменә лаек булган милләттәшебез узган атна ахырында “Мәскәү – Татарстан күпере” форумында катнашты һәм “ВТ”га эксклюзив интервью бирде.

– Дамир, бөтен дөньяга билгеле әлеге вакыйгадан соң төгәл өч ай узды. Шушы вакыт эчендә тормышыгыз ни дәрәҗәдә үзгәрде?

–  Мин бер дә герой булырга җыенмаган идем. Бөтен илгә билгеле кеше булу теләге дә юк иде. Дөресен әйтим, көтмәгәндә бу кадәр танылу җиңел дә түгел. Беләсез бит инде, спортчылар яки билгеле башка кешеләр уңышка һәм танылуга таба үзләре белеп бара. Шуның өчен еллар буе тырышалар. Безнең белән исә көтелмәгән хәл килеп чыкты һәм аның яхшы тәмамлануы аркасында гына, халык мине белә башлады. Танылган кеше булу – бик зур сынау икән. Гади кеше үзенең гадәти тормышы белән яши. Аның гаиләсенә, балаларына, эшенә вакыты бар. Ә безне таный башладылар, фотога төшәләр, чараларга чакыралар, журналистлар кызыксына. Үзем булып калырга тырышсам да, әйе, тормышым үзгәрде. Әнә шул сынуны узарга тырышам. Якыннарым да ярдәм итә.

– Һөнәрегез гади түгел. Мондый хәл килеп чыгар дип уйлый идегезме?

– Күз алдына да китергәнем юк иде.

– Бу вакыйгадан соң кабат штурвалга утыру авыр булмадымы?

– Бер ай диярлек очмый тордым. Менә шул вакытта дулкынлану булды. Эшләгән вакытта кеше үзен профессионал итеп тоя. Ияләшкән эшеңне башкарасың. Ә эштән читләшкәч, ничектер ышаныч кими. Уңышлы тәмамланса да, күңелле вакыйга түгел иде бит. Әнә шул вакытта баштан кичкәннәр турында уйландым. Яңадан штурвалга утыргач кына тынычлана төштем. Кабат үз урыныма кайттым, тормыш үз агымына керә башлады.

– Үзегезнең каһарманлыгыгызны аңладыгызмы?

– Мин үземне әле дә герой дип санамыйм. Герой ул, белә торып, үзен корбан итеп, батырлык кыла. Минем исә хәтта сайлап алу мөмкинлеге дә юк. Үзем нәрсә тиеш – шуны гына эшләдем.

– Ничек кенә булмасын, бүген яшьләргә геройлар, үрнәк алырлык кешеләр кирәк. Сезнең хакта исә фильм төшерәчәкләр дигән хәбәр дә булды. Әлеге фикергә ничек карыйсыз?

– Нәфис һәм документаль фильмнар төшереләчәген беләм. Үземне кинода күрү уңайсыз булса да, мондый фикергә каршы килә алмыйм. Мине кем уйнарга тиешме? Бу хакта бер сораганнар иде инде. Ул вакытта Егор Бероевны телгә алдым. Әле дә шул фикердә калам. Үзем исә тарихи, кешенең психологиясе турындагы фильмнарны яратам. Карагач, уйланып йөрерлек булсын. Бүген күреп, иртәгә онытыла торганнары ошамый.

– Оныту димәктән, беренче мәртәбә штурвалга утырганыгыз да истән чыкмыйдыр?

– Юк, әлбәттә. Әтием Ми-8 вертолеты командиры иде. Әни – фельдшер. Бөтен балачагым аэропортка бәйле булды. Еш кына әти белән вертолетта йөрдем, тайганың матурлыгын карап хозурландым. Вертолетта балыкка, гөмбәгә, җиләккә йөрдек. Кечкенә чакта минем өчен бер генә максат бар иде: пилот булу. Әмма очучылар училищесына керә алмадым. Күзем начарланды. Бик авыр булды. Аннары армиягә киттем, укырга кереп, юрист һөнәре алдым. Тик барыбер күккә күтәрелү турында хыялландым. Шуңа күрә тагын бер омтылыш ясап карарга булдым. Олыгая төшкәч, хыялымны тормышка ашырырга тырышмаганым өчен үкенерлек булмасын дидем. Килеп чыкмый икән, язмыштыр инде, дидем. Гаҗәп, монысында җиңел генә укырга кердем. Беренче тапкыр штурвалга утыргач, бу эшнең минеке икәнен аңладым.

– Ә хәзер сез – Россиянең иң танылган очучысы. Тагын да биеккәрәк күтәрелергә – космонавт булырга тәкъдим итсәләр, ризалык бирер идегезме? 

– Яшем чыкты инде (көлә). Космонавт булу кызык, ә менә һөнәре тагын да авыррак, андый сынауны уза алмас идем.

– Аның каравы, сезне чит илгә эшкә чакырулары турында күп яздылар. Имеш, бик күп акча тәкъдим иткәннәр.

– Дөрес түгел, андый тәкъдимнәр булмады.

– Ел ахырында “Ел кешесе”н билгеләү гадәткә керде. Сезне инде хәзердән үк “Ел татары” дип игълан итүчеләр бар. Мондый сүзләр горурлык өстиме?

– Татар халкының улы булуым белән чын күңелдән горурланам. Мин Красноярск краендагы Игарка каласында туып үстем. Туксанынчы елларда әти-әниемнең туган якларына – Самарада өлкәсенең Сызрань каласына күченеп кайттык. Кызганыч, татар телен белмим. Әмма үземне һәрвакыт татар кешесе, мөселман кешесе дип санадым. Сызраньда милли хисләр тагын да артты. Милли-мәдәни автономия эшендә актив катнашырга тырыштым. Сабан туйлары оештырдык, концертлар уздырдык. Үзебезчә татар милләтен танытырга тырыштык. Милләттәшләремнең минем белән кызыксынуын тоеп яшим. Татар оешмалары төрле чараларга чакыра, татар журналистлары элемтәгә керә. Хәтта чит илләрдәге татар кешеләре дә кунакка чакыра. Бик сөнечле хәлләр. Кызганыч, барысына да җавап биреп өлгерә алмыйм. Әмма татар халкы тормышында кечкенә генә эз калдырганым, милләтемә ниндидер файда китерә алганым белән үзем дә горурланам.

– Көтелмәгән бер сорау бирик әле. Габдулла Тукайның кем икәнен беләсезме?

– Әлбәттә, татарның иң бөек шагыйре.

– Ә Казан аэропортына аның исеме бирелгәнен?

– Менә анысын белми идем. Казанга күптән очкан юк инде. Кунакка исә еш килгәләдек. Гаиләбез белән дә сәяхәт калдык.

– Мәскәүдә узган футбол очрашуында беренче булып тупка сез типтегез. Шул рәвешле Екатеринбургта да хөрмәтләделәр. Казанга килеп, “Ак барс” очрашуында кайчан бозга алка атасыз инде?

– Дөресен әйткәндә, андый тәкъдим ясаучы булмады. Әмма Казанга килеп, “Ак барс” уеннарын карар идем.

– Гаилә димәктән, алар хакында еш сөйләмисез кебек.

– Хәзер инде барысын да язып бетерделәр бугай. Беренче никахтан ике улым үсә. Хәзерге хатыным Наталья белән бер кыз һәм бер ул үстерәбез. Тормыш иптәшем кыстыбый пешерергә өйрәнде әле менә. Чәкчәк, өчпочмак яратам. Сабан туйларын, дини бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз.

– Бу кадәр тыйнаклык каян килә сезгә? Тәрбия нәтиҗәсеме, әллә эш белән бәйлеме?

– Татарлыкка бәйледер. Динебез дә тыйнык булырга өнди бит. Тәкәббер булмаска, тыныч яшәргә куша.

– Әтиегез – очучы, сез дә – күктә, димәк, улларыгызның булачак һөнәре билгеле?

– Һич югы берсе очучы булса, бик сөнер идем. Затлы һәм хөрмәт уята торган һөнәр бит. Нинди генә һөнәр булса да, бирешмәскә кирәк. Нинди эш булса да, иҗат итәргә кирәк. Шул вакытта уңышка ирешергә, кешеләргә файда китерергә була.

Ләйсән Хөснуллина 

Әңгәмәне оештыруда ярдәме өчен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга рәхмәтебезне белдерәбез.

ФОТО: lenta.ru
vatantat.ru
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: