Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Э.Зарипова Татарстанда пенсия алды яшендәге 12 мең кеше яңа һөнәр үзләштерәчәген әйтте

Республика предприятиеләрендә эшче кадрларга ихтыяҗ булуын исәпкә алып, пенсия алды яшендәге кешеләрне укыталар.

Пенсия реформасын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә, 2024 елга пенсия алды яшендәге 12 мең кеше укулар узачак һәм әзерлек үтәчәк. Бу турыда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Бүген 47 эш бирүче белән бергә 1800-1900 кешене укыту планлаштырыла. 32 һөнәр буенча белем бирү өчен 118 программа төзелгән. Татарстанда бер елда пенсия алды яшендәге 2027 кеше әзерлек узачак», — диде спикер.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, министрлык әзерлек эшләрен җәйдән  бирле алып бара. Шул ук вакытта коллективларында йөздән артык кеше булган эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев