Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әгерҗе кешесе “Авито“ аша бирелгән белдерү буенча мошенниклар кармагына эләккән

34 яшьлек ир 9 мең сум акчасыннан колак каккан.

Кер юу машинасы алырга теләгән әгерҗеле белдерү бирүченең картасына 9 мең сум акча күчергән. Ә тегесе шул мизгелдә аның “Сбербанк“ картасыннан акчаны алган һәм юкка чыккан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Хәзер әлеге гамәл буенча җинаять эше кузгатылды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре исегезгә төшерә: интернет-сайтлар аша әйбер алырга теләсәгез, саткан кешенең ышанычлы булуына инаныгыз. Банк картасы яки акча күчерү белән бәйле гамәлләр башкарырга туры килгән очракта таныш булмаган кешеләр белән эш итмәгез. Аларның сүзләренә ышанмагыз. Әгәр алдауларын сизеп аласыз икән, шул минутта ук полициягә – 02 телефонына шалтыратыгыз.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев