Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әгъзам Гобәйдуллин: “Таяну ноктабыз – фикер бердәмлегендә”

Иртәгә Казанда Муниципаль берәмлекләр советының XIX съезды узачак. Быелгысының үзенчәлеге нидә? Муниципаль берәмлекләр советы узып баручы елны нинди уңышлар һәм авырлыклар белән төгәлли? “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам ГОБӘЙДУЛЛИН “ВТ”га үз эшчәнлекләре турында сөйләде.

– Әгъзам Саматович, съездга әзерлек ничек бара? Унтугызынчы тапкыр уздырыла торган зур чараның үзенчәлеге нидән гыйбарәт булачак?

– Ниндидер күзгә ташланып торган үзенчәлеге булыр дип әйтә алмыйм. Гадәттәгечә, быел да съезд эшендә Советның республика муниципаль җәмәгатьчелеге белән уртак эше чагылдырыла, аерым алганда, республика программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары карала, барлык юнәлешләр буенча эш нәтиҗәләре билгеләп үтелә. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру яктыртыла. Аның эшендә һәрчак Татарстан Республикасы Президенты катнаша. Рөстәм Миңнеханов быел да булачак. Ул җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирер, ачыкланган проблемалардан чыгып, мөһим бурычлар куяр, дип уйлыйбыз. Быел әлеге чарада 1300дән артык кеше катнашыр дип көтелә, шуларның 956сы – делегатлар. Съезд йомгаклары буенча һәрвакыт резолюция кабул ителә. Ул республика муниципаль җәмәгатьчелегенең уртак фикерен чагылдыра. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә фикер бердәмлеге, уртак мәнфәгатьләребезне ачыклау һәм яклау – барлык эшебезнең таяну ноктасы.

– Муниципаль берәмлекләр советы съездында ел саен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан бергәләшеп хәл итү өчен бурычлар куела. Узып баручы елда әлеге максатларга ирештегезме?

– Быел безнең алда торган иң зур бурычлар санлы телевидениегә күчү, үзмәшгульләргә салым кертү, җирлекләрнең конкурсларда катнашуы иде. Аларның күпчелеге инде үтәлде дип әйтә алам. Мәсәлән, быел һич арттырусыз һәр гаиләгә кагылган вакыйга – аналог телетапшыруларын күрсәтүне туктату булды. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт санлы сыйфатта түләүсез 20 федераль телевидение каналын карау мөмкинлеге алды. Моңа республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимиятләренең бердәм эше нәтиҗәсендә ирешелде.

– Татарстанда территориаль җәмәгать үзидарәләренең дә актив эш алып баруларын беләбез. Алар алдында бүген нинди бурычлар тора?

– Әйе, Татарстанда андый үзидарәләрнең саны 391гә җитә һәм алар, чыннан да, актив эш алып бара. Куелган бурыч бер – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Территориаль җәмәгать үзидарәсе ярдәмендә һәр кеше үзе өчен мөһим проблеманы күтәрә һәм аны хәл итүдә турыдан-туры катнаша ала. Мондый эш форматы, чыннан да, нәтиҗәле – үз территорияләрендә яшәүчеләр аны үстерү юнәлешен барлыйлар, ә максатка бергәләшеп ирешәләр. Территориаль үзидарә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз бәйләнешсез булмый, әлбәттә. Соңгылары, үз чиратында, гражданнарның урыннардагы башлангычларын хупларга һәм аларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә омтыла. Иң яхшы территориаль үзидарә конкурсына республикабыз хөкүмәте ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирә. Дүрт ел эчендә 480 җиңүче һәм призер грант акчасы алды. Быел исә конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы тагын 120 территориаль җәмәгать үзидарәсе билгеләнде.

– Әгъзам Саматович, Татарстанда үзара салым буенча референдумнар уздыру эшләре ахырына якынлашып килә. Узган алты елда җыелган акчага, хөкүмәт ярдәмен дә кушып, авылларда бик күп эшләр эшләнде. Референдум үткәрү мәсьәләсендә үзгәрешләр дә булды. Шулар хакында сөйләп узсагыз иде.

– Әлеге программа республикада Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән 2013 елда башланган иде. Ул вакытта аны нибары 93 җирлек кенә күтәреп алды. Хәзер исә хуплаучылар бик күпкә артты. Иң мөһиме, үзара салым программасы кешеләрнең ышанычын казанды, чөнки күпчелек аның нәтиҗәсен күрә. Катнашучылар башкарылган эшләрдә, җыелган акчада үз өлешләре булуын да аңлый. Шуңа да эшләгән эшләрнең кадере арта, сакчыл мөнәсәбәт барлыкка килә. Шушы еллар эчендә үзара салым мәсьәләсендә законнар да үзгәреш кичерде, камилләште. 2018 елда “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер аның нигезендә, үзара салымны җыен җыеп кына да кертергә була. Моның өчен зурлап уздырылган референдумны да көтеп торасы юк. 2019 елның маенда җыеннар уздыру тәртибенә дә үзгәрешләр керде. Хәзер әлеге торак пунктта яшәүче сайлау хокукына ия гражданнарның яртысыннан күбрәге бер үк вакытта җыелу мөмкинлеге булмаган очракта, җыенны этаплап та уздырырга мөмкин. Ләкин моны бер айдан озагракка сузарга ярамый.

– Үзара салым җыюда кайсы районнарны башкаларга өлге итеп күрсәтергә була?

– Быелга нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле. Барлык районнар да тырыша. Берсен билгеләп, икенчесен игътибардан читтә дә калдырасы килми. Шулай да, башка ел нәтиҗәләре буенча, үзара салым җыючылар арасында Кукмара районын мисалга китерәсе килә. Узган ел алар 16 млн сум акча җыйды. Соңгы алты елда кукмаралылар әлеге программа буенча 72 млн сум акча җыеп тапшырды. Хөкүмәт аларга 285 млн сум ярдәм күрсәтте. Бик зур саннар, шулай бит? Нәтиҗәдә, әлеге районда бик зур эшләр эшләнде. Моннан тыш, Мөслим районын да билгеләп узасы килә. Алар 14 млн сум акча җыйды. Гомумән алганда, 2013 елдан алып 2019 елга кадәр Татарстан бюджетыннан 4 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шул исәптән, 2019 елда 1 млрд сумнан артыграк.

– Авыл җирлекләренә грантлар бирү шулай ук зур ярдәм чарасы булып тора. Әлеге юнәлеш буенча да сөйләсәгез иде.

– 2013 елдан уздырыла торган конкурста ел саен 43 районнан 200дән күбрәк авыл җирлеге катнаша. Шуларның 104е грант ота. Узган җиде елда 1515 җирлек катнашты. 728 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы бистә җиңеп чыкты. Аларны ачыклаганда җирлектә даими яшәүчеләрнең уртача еллык саны, бер кешегә салым һәм салым булмаган керемнәр, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, мөгезле эре терлек саны, юллар сыйфаты, авыл җирлеге территориясендә кылынган җинаятьләр һ.б. исәпкә алына. Муниципаль берәмлекләр советы инициативасы буенча 2019 елдан грантлар саны арттырылды, хәзер ул 1,5 миллион сум тәшкил итә. Элегрәк 1 миллион сум иде. Ул гына да түгел, быелдан башлап, конкурста шәһәр тибындагы бистәләр дә катнаша ала, аларга 2 миллион сум бирелә. Бу акча күп эшләр башкарып чыгарга җитә. Гадәттә, җирлектә әлеге акчага трактор алалар. Грант акчасын башка ихтыяҗларга да тотарга була. Мәсәлән, балалар мәйданчыгы ясыйлар, урам-юл челтәрен төзекләндерәләр, су белән тәэмин итү челтәрен реконструкциялиләр.

– Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе менә инде берничә ел хезмәткәрләрне укыта. Авыл җирлеге башлыклары квалификацияләрен күтәрә, аппарат хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерә. Укыту программаларын төзегәндә республика муниципалитетлары башлыкларының һөнәри бурычлары исәпкә алынамы?

– Муниципалитетлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күбесенчә муниципаль идарәне кадрлар белән тәэмин итүгә, аларның һөнәри осталыгына бәйле. Бүген хакимияттә эшләүче һәр кешенең белемле, югары квалификациягә ия булуы таләп ителә. Авыл җирлеге башлыгы алдында да бик күп төрле бурычлар тора. Шунлыктан аңа икътисадчы да, юрист та, хуҗалык белгече дә булырга туры килә. Ә боларның барысына да өйрәнергә, укырга кирәк. Кайчандыр мәктәптә, техникумда, институтта алган белемнәр генә җитми. Шуңа да республикада җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен яңадан әзерләүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Курсларда материалны бирү шулай ук аудитория ихтыяҗларына һәм белем бирү нигезенә карап үзгәртелә. Дәресләрнең шактый өлеше практикумнар һәм бүгенге көн кадагына суккан тренинглар рәвешендә бара. Алар ярдәмендә системалы һәм креатив фикер йөртү, интеллектуальлек кебек күнекмәләр, командада эшләү осталыгы тәрбияләнә.

– Татарстанда муниципаль берәмлекләр күп, идарәчеләргә ихтыяҗ зур. Җирле үзидарә органнарында кадрларга кытлык сизеләме?

– Республикада муниципаль реформа елларында яхшы кадрлар резервы формалашты, җитәкчеләр яңара, җирле дәрәҗәдә уннарча еллар эшләгән хезмәттәшләребез тәҗрибәсе файдаланыла. Шунысы куандыра: соңгы ике елда кадрлар арасында тотрыклылык сизелә. Эш алыштыручылар саны да кимеде. Бүген республикада 924 берәмлек башлыгы эшли. 42 муниципаль район башлыгы шәһәр яисә авыл җирлегенә дә җитәкчелек итә. Җирле үзидарә башлыкларының 9 проценты – 35 яшькә кадәрге, ә 37 проценты – 36дан 50 яшькәчә, 54 проценты инде – 50дән узган тәҗрибәле кешеләр. Замана үзгәрү белән аларга да яңа бурычлар куела, таләпләр арта. Алда әйтеп узганымча, авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет аппаратлары хезмәткәрләре белемнәрен ныгыта. Моннан тыш, аларның хезмәт шартларын яхшырту өчен дә күп эш эшләнә. 2016 елдан бирле 189 бина төзекләндерелде, 32 яңа бина сафка басты. Президентыбызның иң яхшы авыл җирлекләренә автомобиль ачкычлары тапшыруы инде традициягә әверелде. 2010 елдан башлап 2220 машина бирелде.

Зөһрә Садыйкова

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев