Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә

"Ата-аналарның балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәвенә кагылышлы шикаятьләр булды", - ди бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина мәктәпкә беренче сыйныфка баланы электрон гариза белән кабул итү тәкъдимен кертте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында әйтте.

"Контроль-күзәтчелек эше кысаларында, ата-аналардан мәктәпләрнең балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәвенә кагылышлы шикаятьләр килде. Аларның күпчелеге балалар мәнфәгатьләрен күздә тотып хәл ителде. Мондый фактлар булмасын өчен, беренче сыйныфка кабул итү тәртибен җайлау буенча өстәмә чаралар кирәк дип саныйбыз", - диде Удачина.

Аның фикеренчә, республикада баланы беренче сыйныфка ата-аналарның электрон гаризасы нигезендә кабул итү системасын кертү кирәк. Ул, шулай ук, муниципаль берәмлек башлыкларына белем бирү оешмаларын аерым территорияләргә беркетүне уйлап эшләргә, балалар санын һәм мәктәпләрнең куәтләрен исәпкә алырга кирәклеген әйтте. 

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев