Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Икътисад министры: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда проблемалар юк

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, контрактлар суммасы буенча эшләрнең күпчелеге инде башкарылган, бүлеп бирелгән акчалар үзләштерелгән.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда проблемалар юк, контрактларның 96 проценты инде төзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, контрактларның суммасы буенча да эшләрнең саллы өлеше инде башкарылган, бүлеп бирелгән акчалар үзләштерелгән. «Илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләсендә куркыныч янамый», — диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, 2021 елга әзерлек эшен башлау кирәк. «2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында» РФ Президенты Указын үтәү өчен, объектлар исемлеген төзергә, күрсәткечләрне төгәлләштерергә кирәк. Эш бара», — диде ул. 

Докладтан күренгәнчә, 2021 елда тулай төбәк продукты 3,9 процентка, 2022 елда 2,9 процентка, 2023 елда 3,2 процентка үсәр дип көтелә. Сәнәгать җитештеүчәнлеге индексы 2021 елда 5,2 процентка, 2022 елда — 2,9, 2023 елда 2,7 процентка артыр дип фаразлана.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X