Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Илшат Әминов аэропортка исем турында: Тукай белән берсен дә чагыштырып булмый

«Тукай белән һәрвакыт сөйләшәбез, киңәшәбез, шуңа күрә, минемчә, ике төрле фикер булырга тиеш түгел», - ди Илшат Әминов.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов «Казан» халыкара аэропортына исем бирүгә карата үз фикерен әйтте. «Ничек кенә булмасын, Тукай белән берсен дә чагыштырып булмый», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Габдулла Тукайның татарлар өчен зур әһәмиткә ия шәхес булуын белдерде. «Ул милләтнең күренекле, бөек шәхесе. Тукай белән чагыштырганда, бүтән тәкъдимнәр ваграк. Тукай исеме, әлбәттә, булырга тиеш. Үзем дә тавышны бирдем», - диде ул.

«Казанда самолетлар төзелгәч, авиатөзелеш предприятиеләре булгач, Туполев булуы да аңлашыла. Ләкин Тукай белән берсен дә чагыштырып булмый. Тукай безнең өчен, Татарстан өчен кирәк кеше. Тукай белән һәрвакыт сөйләшәбез, киңәшәбез, шуңа күрә, минемчә, ике төрле фикер булырга тиеш түгел», - ди Илшат Әминов.

 

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Фото: Рамиль Гали/архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X