Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ирада Әюпова Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерү урынын карады

Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырылган.

Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Игорь Носов Семрук тарихи җирлеген карады. Бу турыда Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семрук җирлеге Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерү өчен Лаешта Кама елгасы буенда төзелгән.

Кунакларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев озатып йөрде.

Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырыла. Сериалны «Россия 1» телеканалында күрсәтәчәкләр.

 

  • Гүзәл Яхина фильмда төп рольне Чулпан Хаматова уйнавын теләгән. Фильмның режиссеры - «Кровавая барыня», «Деньги», «Нелюбимый» эшләре буенча танылган Егор Анашкин.

Фото: пресс-служба Лаишевского района

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев