Теләче Информ

Иртәгә Татарстанда җылыта

Республиканың барлык районнарында көндез кар явачак.

Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстанда төнлә -13, аязганда - 20 градуска кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава температурасы бераз җылына. Татарстан территориясендә -3, -8 градус булачак.

Реклама

Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип фаразлый синоптиклар. 
Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: