Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

IT корбан: өйдән чыкмыйча корбан чалу

Татарстанда өйдән чыкмый гына корбан чалырга мөмкин. Компьютер, планшет, смартфон булса, сарык сатып алырга, аны корбан итеп чалдырырга була. Мондый хезмәтне Ikurban.ru сәхифәсе тәкъдим итә.

Сайт инде инде бишенче ел эшли, шушы вакыт эчендә интернет аша корбан чалучылар саны арта бара. Бу рәвешле корбан чалу уңайлы дип аңлатыла. Мөселманнар корбанга дигән малны шәригать кануннары нигезендә башкара, сатып алучы өчен үзенә туры килгән малны һәм аны чалу вакытын сайлый ала. Бу очракта мәчетләр каршында хасил булган чиратлар юк, корбан чалуга 30 минут вакыт та җитә дип ышандырыла. Бу да XXI гасыр кешесенә мөһим.

Интернет аша корбан чалдыру сәхифәсе
Интернет аша корбан чалдыру сәхифәсе

 

Тагын бер өстенлеге – корбан чалуны башкара яки процессыны карап тора алмаган кешегә бу эштә катнашмый, еракта кала. Соңгы елларда шәһәрдә яшәүчеләр малларны калада чалу пычраклык, вәхшилек дип бәяләде. Хәер, Татарстанда кешеләр каршында мал сую, кан агызу күренешләре юк. Бу эш өчен махсус урыннар аерыла, СанПин шартлары да үтәлә, гел тикшерелеп тора.

Бу эшне 5 ел элек Казандагы берничә мөселман егете башлап җибәргән

Казан янына терәлеп торган Көек авылы мәчете исә гомумән кешеләргә интернет аша гына корбан чалу йоласын тәкъдим итә. Бу эшне 5 ел элек Казандагы берничә мөселман егете башлап җибәргән. Шуларның берсе – Илнур Җәләлов. Махсус интернет сәхифә булдырылган, Корбан гаетенә бер ай кала сайт җанлана. Инде даими клиентлар да барлыкка килгән.

Сәхифә аша сыер, дөя кебек малларны корбан чалу мөмкинлеге юк, әмма сарыкларның күңелеңә ниндие килә, шуларны сайлап була. Алар бары тик зурлыгы һәм бәяләре белән аерыла. Иң кечкенәләренең бәяләре быел 6 900 сумнан башлана, уртача авырлыктагылары – 7 900 сум, ә зурлары (алары 46-52 кг авырлыкта була) – 8 900 сум. Казан буйлап итне өйгә китереп кую 500 сум.

Корбан ите өйгә китерелә
Корбан ите өйгә китерелә

 

Быел иртәгә Корбан гаете дип исенә төшереп, интернет аша сарык чалырга заказ бирүчеләр соңга калды. 20 августның төшке вакытларына инде сарыклар сатылып беткән иде. Ikurban проектын оештыручылар әйтүенчә, халык инде август башыннан ук интернет сәхифә яки телефон аша корбанга сарыклар сатып ала башлаган.

Казанда яшәүче Эльмира Вәлиева бу хезмәттән инде икенче ел файдалана икән. Уңайлы дип белдерә.

Эльмира Вәлиева
Эльмира Вәлиева

"Мин 20 нче августның иртәсендә интернет аша корбанга гариза бирдем. Бер көн эчендә китереп бирделәр. Иң арзанлысы 6900 сум иде. Эшкәртеп һәм китереп бирүләре белән бергә 8 мең сумга төште. Мәчеткә барып, көтеп тору, аннан итне өйгә күтәреп кайту миңа авыр. Ә монда өеңә китереп үк бирәләр", дип сөйләде Эльмира Вәлиева Азатлыкка.

Корбанга тәкъдим ителүче сарыклар
Корбанга тәкъдим ителүче сарыклар

Шулай да узган еллар белән чагыштырганда, сатып алучылар бераз кимегән. Быел 400 сарыкка заказ бирелгән, шуларның барысы да гает көнендә чалынган, иярләренә җиткерелгән. Узган ел 600 сарык чалынган. Татарстанда сарык асраучылар аз, сарык фермалары юк диярлек, шуңа күрә дә сарыкны күпләп сатып алу проблем, ди ул.

Илнур Җәләлов Азатлыкка Татарстанда интернет аша корбан чалу эшен оештыруда көндәшләр юк дип сөйләде. Дөньяда мондый тәҗрибә бар, әмма республикада Ikurban проекты эшне беренче башлап җибәрде диде Җәләлов.

Илнур Җәләлов
Илнур Җәләлов

 

“Корбанга заказны интернет сәхифә аша да, телефон аша да биреп була. Күпме заказ була, шулкадәр сарык алып кайтабыз. 350 сарык чалучы бар икән, димәк шулкадәр мал да алып кайтыла. Быел 400 сарык алып кайттык, аларның һәркайсының иясе инде бар. Сарыклар башлыча Яшел Үзән, Лаеш районнары авылларыннан алып кайтылды. Әмма сарык асраучылар күп түгел, малны эзләп табасы бар".

Әйтергә кирәк: сарыкларны Татарстанның Яшел Үзән һәм Лаеш районыннан китерәбез дисәләр дә, бу районнарда күпләп сарык асралмавы билгеле. Оренбур, Волгоград якларында сарыкларны алып-сату актив башкарыла. Корбан гаетенә дә, гадәттә, сарыклар шул яклардан кайтартыла.

 

Татар тотып карамыйча ышанмый, шуңа заказ биреп ул мал чала торган урынга килә ала

Эш тәртибе мондыйрак: кеше безнең махсус сәхифәгә керә, кесә калынлыгы, теләгенә карап сарык сайлана. Бу – үзенә күрә “бронь”, аерып кую. Шуннан ук акчаны түләп тә була. Адресы, телефоны языла, корбан кайсы көнне, сәгать ничәдә чалынырга тиеш дигән теләк тә языла, теркәлә. Гает өч көн дәвам итә икән, шул көннәрдә корбан чалырга мөмкин.

Татар тотып карамыйча ышанмый, шуңа заказ биреп ул мал чала торган урынга килә ала. Алдан аерылып куелган корбан чалынасы малны үзе күрә, кем исеменнән чалынырга тиеш икәнен чалучыга әйтә. Мал чалына, эшкәртелә, тураклана һәм пакетларга тутырылып акча түләгән кешегә тоттырыла.

Корбан чалу эшендә 60 кеше катнаша, чират көтеп торулар юк. Бу эш бик тиз, ярты сәгать эчендә башкарыла. Кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗлар исемлеге бар икән, ул үзе аларга, туганнарына тарата. Кемнең итен бирергә кешесе юк икән, ул шушында ук итнең бер өлешен калдыра ала.

Дөрес, кемнеңдер гомумән вакыты юк. Аның бирегә килергә мөмкинлеге дә юк. Ул интернет ярдәмендә безнең хисапка акчаны күчерә, без аның исеменнән корбан чалуның башыннан азагына кадәр башкарып чыгабыз. Кичен инде адресы буенча илтеп тапшырабыз. Әлегә бу хезмәт Казан буенча гына эшли. Корбан чалу Татарстанның һәр мәчете каршында диярлек оештырыла, әмма онлайн заказ белән эшләүчеләр юк дип беләм. Бу рәвешле эшләүдә без беренче булдык һәм әлегә кадәр бердәнбер. Берничә ел дәвамында безнең аша корбан чалган кешеләр инде бар, димәк ышаналар”, дип сөйләде Илнур әфәнде Азатлыкка.

Илсур Сөләйманов
Илсур Сөләйманов

"Сарыкны чалып эшкәртүгә кадәр 20-25 минут вакыт кирәк. Кем дә бик оста икән – аңа 15 минут та җитә. Башта аякларын туныйбыз, аннан асабыз. Башын кисеп туныйбыз, шуннан эчен ачабыз" дип уртаклашты корбан малын тунау эше белән Илсур Сөләйманов.

Корбан чалудан кергән акча башлыча Көектәге мәчетне тәртиптә тотар өчен тотыла. Узган ел мәчеткә 350 метрлык газ торбалары сузылган. Быел исә мәчетне тышлау эше планлаштырылган. Ел дәвамында коммуналь-хуҗалык чыгымнарны да корбан чалудан кергән акча ярдәмендә каплана.

марат гарипов

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев