“Шәхси хуҗалыкларга акча шушы арада китәчәк”, - диде министр урынбасары Ришат Хәбипов.
Савым кәҗәләре һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучыларга тиешле бер мең сум субсидиянең кайчан биреләсе мәгълүм булды. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
“ТР Министрлар Кабинетында, савым кәҗәләре һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асрауга тотылган чыгымнарны каплау өчен, субсидия бүленү турында боерык кабул ителде. Без һәр районның авыл хуҗалыгы идарәләреннән 2018 елның 1 ноябренә булган исәп-хисапны сораттык, - диде Ришат Хәбипов.
Министр урынбасары сүзләренчә, районнарга субсидия барлык документлар җыелып беткәч тә китәчәк.
"Минем уйлавымча, кәҗә асраучылар тиешле субсидияне шушы арада алыр”, - диде Ришат Хәбипов.
Фото: архив/Татар-информ/Регина Гумарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз