Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кабан күлендә аккош үлемен ачыклау өчен экспертиза үткәреләчәк

31 июль көнне Түбән Кабан күлендә кичке күңел ачу чаралары үткәрелмәде.

Урта Кабан күлендә аккош үлеме сәбәпле Биочыганаклар буенча Татарстан дәүләт комитеты кошның үлем сәбәбен, җенесен, яшен ачыклау буенча экспертиза үткәрәчәк. Бу хакта Казанда Парк һәм скверлар дирекциясе Instagram битендә хәбәр бастырып чыгарган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кичә кич Түбән Кабан күлендә музыка сүндерелгән, кичке күңел ачу чаралары үткәрелмәгән.

Һәлак булган аккош күптән түгел Урта Кабанда нәсел калдырган парның берсе булмаган. Парк һәм скверлар дирекциясе әлеге парның исән-сау булуын җиткерә.

 

 

Фото: соцсети

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X