Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кабан күлендә яшәгән аккошның агуланып үлүе билгеле булган

Ветеринария лабораториясендә кошның билгесез матдә белән агулануын белдерделәр.

Кабан күлендә яшәгән аккош билгесез матдә белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе директорының ветеринария мәсьәләләре буенча урынбасары Айдар Садриев хәбәр итте.

Лабораториядә аккошны өч юнәлеш буенча тикшергәннәр. “Барыннан да элек кош гриппы булу-булмавын тикшерергә кирәк иде, чөнки Татарстанда һәм күрше субъектларда кош гриппы таралды. Аккошның кош гриппыннан үлмәве ачыкланды”, - диде Садриев.

Кошта сальмонеллез булуы ачыкланды. Әмма, кагыйдә буларак, суда йөзә торган кыргый кошлар ул авыруны таратучылар булып санала, шуңа күрә ул аккошның үлеменә китерергә мөмкин түгел, дип сөйләде лаборатория вәкиле.

 

Аккошның ашказаны буш, ә бавыры һәм бөерләре зурайган булуы ачыкланды. “Бу агулану билгеләре. Ул азыктан баш тарткан, димәк, билгесез матдә белән агуланган. Нәрсә белән агулануын әйтә алмыйбыз”, - диде ул.

Фото: соцсети

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев