Калькулятор белән серләшү. Ипотекадан мәгънә бармы?
Калькуляторны яратам, чөнки бик күп кенә сорауларга шул уч төбе кадәр генә машина объектив җавап бирергә булыша. Килешәсездер: сорауларга дөрес җавап тапмасаң, оттырасың, тормышның матди ягы да кыенлаша, рухи кризис та озак көттерми. Менә ипотека кредитын ни өчен бирәләр дигән сорау куябыз да шуңа җавап эзлибез.
Калькуляторсыз җавап менә болайрак булачак: ипотека ярдәмендә кешеләр тизрәк фатирлы булсын һәм төзелеш активлашып, икътисад та үссен өчен. Кредит түләү җиңел эш түгел, шулай да халыкның хәленә кереп, банкирлар да, җитәкчелек тә ипотека процентларын төшерергә тырышалар. Процент түбәнрәк булса, түләү җиңеләя, кредит алучылар да өстәлә, димәк, күбрәк кеше фатирлы була.
Стоп. Менә шушы урында туктыйбыз да калькуляторга сүз бирәбез. Безнең саный торган машинабыз бөтенләй кирегә сукалап маташа әле монда. Ипотека проценты төшкән саен, аны түләү дә авырлаша, фатир алучылар саны да кими, ди. Моның өчен кечкенә генә тигезләмә төзеп, шуны чишәргә кирәк. Икътисадта әйләнә торган акча саны бер күләмдәрәк дип уйлыйк. Акча ике төрле юл белән артырга мөмкин: а) күбрәк эшләсәң; б) кәгазьне акча итеп күбрәк бассаң. Бездә икенче юлны яратарак төшәләр, шуңа күрә акча очсызлана. Очсызлануны без бәяләр үсү рәвешендә күрәбез. Әмма бәяләр барлык тармакларда да тигез үсми. Ит һәм сөт бәясе әллә кайчаннан бирле бер урында таптана инде әнә. Бәя акча агымы кая таба акса, шул тармакта үсә. 2018 елда ипотека базары 35 процентка үскән дигән хәбәрләр укыйбыз интернеттан. Халык кредитны аның проценты түбәнәйгән саен алданып күбрәк ала. Бу торак йортларга бәяләрнең үсешен китереп чыгара, чөнки ихтыяҗ арта, төзелеш оешмалары табыш артыннан куып, бәяләрне генә үстерәләр дә куялар. Җиргә һәм төзелеш материалларына ихтыяҗ арту, аларның да бәясен күтәрә, шуңа күрә ахыр чиктә табыш дигәне дә булмый инде аның. “Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ил күләмендә беренчел торак базарында фатир бәяләре уртача 9 процентка кыйммәтләнгән. Казанда исә әлеге күрсәткеч 20 проценттан да артып киткән”, – дигән рәсми хәбәрне укыйбыз.
Менә күрдегезме, фатирны кыйбаткарак аласың, ипотека проценты төшү сиңа кредит түләүне аз гына да җиңеләйтми. Киресенчә, авырайта гына. Фатир бәясе күтәрелү белән ипотека проценты төшү арасында туры пропорциональ бәйләнеш бар икәне күзлексез дә күренеп тора монда. Ипотека һәм, гомумән, процент капиталы булмаса, без фатирларны күпкә арзангарак алыр идек. Төзелеш материаллары да арзангарак төшеп, үзебез акрынлап йорт төзеп чыгу бәхетенә дә ирешер идек.
Ипотека ярдәмендә ясалма ихтыяҗ тудырылмаса, җир бәясе дә бермә-бер арзанрак булыр иде әле. Ихтыяҗны куык итеп күпертеп, ипотека кредиты бәяләрне үстерә, төзелеш темпларын котылгысыз рәвештә киметә. Тигезләмәнең өченче саны квадрат метрлар булырга тиеш. Бәя үскәндә, квадрат метрлар котылгысыз рәвештә кимеми булдыра алмыйлар. Менә мондый чылбыр барлыкка килә: ипотека проценты төшә – кешеләр кредитны күбрәк алалар, ихтыяҗ артып бәяләр күтәрелә бәяләр күтәрелү сәбәпле, квадрат метрлар саны кими.
Бу чылбырда бер генә буын ота – процентка акча бирүчеләр. Икътисадтагы бөтен акчаны процентлар ярдәмендә суыртып алып, алар үсешне киметәләр. Калькуляторга конкрет саннар язсак, без ипотека проценты түбәнәю фатирлы булуны кыенлаштыра дигән сөземтәгә килер идек. Кешеләр күбрәк акча чыгарып салалар, әҗәтләрен азапланыбрак түлиләр, менә шул гына. Сөземтәне рәсми статистика ярдәмендә ныгытып, сипләп куйыйк әйдә.
Россиядә торак төзелеше 2015 елда үзенең иң югары ноктасына җитте, дип хәбәр итә илнең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. 85,35 миллион квадрат метр торак төзелгән ул елда. 2016 елда 80,2 миллион квадрат метр гына, ягъни 6 процентка кимрәк төзелгән. Ул елда ипотека процентлары түбәнәйгән, җитмәсә дәүләт ул процентларны субсидияләп түләргә булышкан да әле. 2017 елда төзелеш күләме 78,6 миллион квадрат метрга гына калган. Процентлар төшү сәбәпле, ипотека исә рекордлы күләмдә арткан. 2018 елда төзелеш күләме 75,3 миллион квадрат метрга гына калган. Ипотеканың артуы турында әйтеп тормаска да буладыр инде. Менә бит, калькулятор белән серләшсәк, без ипотека халыкны фатирсыз калдыра дигән объектив җавапка тап булабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев