Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кама елгасында бозда агып киткән балыкчыларга штраф салганнар

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «бер килограмм балык» өчен тормышларын куркыныч астына куйган кешеләргә карата йомшаклык күрсәтмәскә чакырды.

Кама елгасында ярдан аерылып киткән боз өстендә ун балыкчы калган. Аларны коткарганнар һәм штрафка тартканнар. Бу хакта Автокала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

Узган җомгада төнлә Түбән Кама ГЭСы янында ун кеше балык тотып утырган вакытта боз ярдан аерылып киткән. Ир-атлар коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән 6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре балыкчыларны яр буена алып чыккан.

Операция нәтиҗәләре буенча тугыз кеше административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр иттеләр хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә. Калынлыгы 20 сантиметрга кадәр кимегән һәм көпшәкләнгән бозга керүен алар «балыкның яхшы чиртүе» белән аңлатырга тырышкан.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «бер килограмм балык» өчен тормышларын куркыныч астына куйган кешеләргә карата йомшаклык күрсәтмәскә чакырды. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X