Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Камал театры тамашачы мәктәбенең яңа сезонын ача

Икенче сезон 28 сентябрь көне "Үлеп яратты" спектаклен карау белән ачыла.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). 28 сентябрь көне 19:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече залында "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең яңа сезоны ачыла.

Мәктәпнең икенче сезоны Ркаил Зәйдулланың Илгиз Зәйниев куйган "Үлеп яратты" спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу белән башлана. Фикер алышуда традицион рәвештә, спектакльне куючылар (автор, режиссер, актерлар), театр тәнкыйтьчеләре, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.  

"Камал мәктәбе" проекты 2018 елның гыйнварында ачылды. Узган сезонда 4 ай эчендә 8 дәрес узган, аларда 1000 артык тамашчы һәм белгеч катнашкан.

"Яңа сезонда без чынбарлык белән тыгыз бәйләнештә булган, төрле спектакльләрне алачакбыз. Без мәктәпнең белгечләр өчен көрәш кыры, артистлар өчен тест булуын, ә тамашачыларның фикер алышкан вакытта, куелышны карагандагы кебек хисләр кичерүен телибез. Без һәр кич яңа ачыш булсын өчен, тагын да көтелмәгән вариантлар эзләячәкбез", - диде проектның кураторы Рәдиф Кашапов.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/26/170380/

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев