Теләче Информ

Кар яуганга кем сөенә? Галимнәр авыл хуҗалыгы өчен ел уңышлы булачак дип фаразлый

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында чираттагы очрашуда сүз башлыча ел йомгаклары турында барды. Институт җитәкчесе Марсель Таһиров әйтүенчә, узган ел, башкалардан аермалы буларак, нәтиҗәләргә бай, уңыш­лы дип саналырга хак­лы. Хикмәт галимнәребез уйлап тапкан йөздән артык югары җитештерүчән сорт­лар­ның Татарстан хуҗалык­ла­рында елдан-ел киңрәк мәй­даннар биләвендә яки терлекчелек тармагындагы уңыш­ларда гына да түгел бугай.

Иң мөһиме – бүген һәр хуҗалыкта авыл хуҗалыгын­дагы фән казанышларын мөм­­кин кадәр күбрәк кулланмый торып, югары нәти­җә­ләргә ирешеп булмавын яхшы аңлаучы фидакарьләр саны арта.


Институт галимнәре фән­ни продукция җитештерү юнәлешендә дөньяның иң алга киткән илләре белән көн­дәшлек итә алырлык актив эшчәнлек алып бара. Бүген Татарстанның иң алдынгы хуҗалыкларында иген­челек һәм терлекчелек тармакларында галим­нә­ре­без белән иҗади хез­мәт­тәш­лектә җи­теште­рү­чән­лек­не бермә-бер күтә­рү­че биотехнология ысуллары актив кулланыла. Мал­лар­ның генетик сыйфатларын бае­ту ни­гезендә яңа төр нә­сел тер­лекләре булдыру, үсем­лек­ләрнең яңадан-яңа селекциясен уйлап табу һәм башка юнә­лешләрдә  Белоруссия, Казахстан, Кытай Халык Республикасы кебек күрше дәү­ләтләр белән генә түгел, Германия, Англия һәм башка кайбер илләрнең фән­ни үзәкләре белән элемтәләр ныгый.


Миңа, Лаеш районы Олы Кабан авылында яшәүче кеше буларак, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының  авылыбыз чи­тендәге  тәҗрибә кырында еш булырга туры килә. Га­лим­нәребезнең үҗәтлегенә, тү­землегенә хәйран калырлык. Меңнәрчә кишәрлектә сыналучы сортларны сабый баладай тәрбияли алар. Әйтергә генә ансат: югары җи­теш­те­рүчән яңа сортны барлыкка китерү өчен бөртекләр тәҗ­рибә кырында 13-15 ел дәва­мында сынау узарга тиеш. Нәтиҗәсе дә бар: Татарстан галимнәре уйлап чыгарган сиксән бер сорт Россия тө­бәк­ләрендә ел саен мул уңыш бирә. 


Үзенең төгәл фаразлары белән күпләрне гаҗәп­лән­дерүче галим Олег Шайтанов әйтүенчә, гыйнвар аендагы әледән-әле үзгәреп торучы һава торышы, салкыннарның көне-көне белән 30 градустан артып киткән чаклары булса да, чәчүлекләргә зыян кил­мә­гән. Кырдагы кар катламы үзенең башка еллардагы ур­тача күрсәткеченнән ким тү­гел. Гыйнвар һәм февраль айларында да явым-төшем әле шактый булачак, дип фаразлый галим.


– Татарстанның күпчелек районнарында яз һәм җәй айларында туфракта дым катламы азрак булу аркасында, чәчүлекләргә кыенгарак туры килә. Бу исә уңыш кү­лә­менә тискәре йогынты ясый иде. Быел кыш яуган кар дым катламын мул итеп тупларга мөмкинлек бирә. Моның өчен язгы мәшәкатьләргә бү­геннән әзерләнә башлау ки­рәк, – ди Олег Львович.
“Түгәрәк өстәл” янында бар­ган сөйләшүдә органик авыл хуҗалыгы, биоашламалар кулланып, экологик чиста азык-төлек җитештерү турында да бәхәсле фикерләр яңгырады. Кызганыч, галим­нәр фикеренчә, күп хуҗалык­лар әлегә моңа әзер түгел.

 

Реклама


Ә инде язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, ул күп­тәннән бара. Һәр хуҗалык кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыкмаса, кышын карның күп булуы белән генә мул уңыш алып булмаячак, ди галимнәр. Чыннан да, югары җитештерүчән орлык, ягу­лык-майлау материаллары, ашлама кайтарту, запас часть­­лар турында кайгырту һәм башка төр проблемаларны тиешенчә хәл итми торып, мул уңышка өмет итү кыен. Тик боларның барысы өчен дә акча каян аласы?


Якынча исәпләүләр буенча, язгы кыр эшләре өчен чыгымнар башка еллардагыдан да күбрәк – 25 миллиард сум чамасы акча кирәк. Билгеле, банклар, акча капчыгын тотып, хуҗалык җитәкчеләре каршына барырга җыенмый. Бу эшне никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак. Әлегә дистәгә якын район банклардан кредит алу артыннан йөри дә башламаган.
Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама һәм башка кирәк-яраклар туплау да узган еллардагыдан сүлпәнрәк бара. Ә егерме районда ашлама күләме  гектарына 15-20 килограммнан да кимрәк.


Югыйсә республика җи­тәкчелеге ашламаны быел гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә туп­лауны максат итеп куйган иде. Апас районы хуҗалык­ларында исә ашлама гектарына 0,6 килограммнан арт­мый.  Яңа Чишмә (0,9), Әгер­җе (1,4), Чирмешән (3,8), Пит­рәч (4,6), Чүпрәле ( 5,3), Кайбыч (5,4), Лениногорск (7,6), Кама Тамагы (8,2) һәм башка кайбер район ху­җа­лык­ла­рында да бу эш әле башланып кына килә.


Санаулы көннәр бик тиз уза. Язга да ай ярым вакыт калып бара. Ә кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, күп ху­җалыкларда хәлләр каравыл кычкырырлык. Кар күп явып, җир катламында дым күбрәк булса да, мул уңыш алыр өчен игенчелектә һәр эшне вакытында башкарып чыгу кирәк, ди галимнәр.

Фото: https://pixabay.com | aljonushka

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: