Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарган өч сәбәпне атады

Дөнья буенча ел саен 17 млн кеше йөрәк-кан авыруыннан үлә.

23 сентябрьдә “Татар-информ”да узган йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы төп штаттан тыш кардиологы, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе медицина бүлеге баш табибы урынбасары Зөлфия Ким авыруны тудырган факторлар турында сөйләде.

“Дөньяда 17 млн кеше йөрәк-кан авыруыннан үлә. Үлемнәрнең  80% вакытында атеросклеротик процессны киметеп, булдырмаска мөмкин. Кызганычка каршы, җәмәгатьчелек тиешле дәрәҗәдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә игътибар бирми”, - дип сөйләде Зөлфия Ким.

Беренче фактор - Тәмәке тартудан баш тарту. “РФ елга 300 мең кеше тәмәке тартудан килеп чыккан авырулардан үлә. Тәмәке тарту миокард инфаркты һәм инсульт булу мөмкинлеген ир-атларда 2-2,5, хатын-кызларда 3 тапкырга арттыра”, - дип сөйләде Зөлфия Ким.

Икенче фактор – дөрес тукланмау. Күп итеп баллы, тозлы әйбер ашау. Кеше сәламәт булсынга тозны көнгә 5 граммнан ким кулланырга тиеш”, - дип искәртә кардиолог.

 

Өченче фактор гиподинамия. “Йөрәк-кан авырулы кеше көнгә 10 мең адым атларга тиеш. Бу вакытта аның организмы теләсә нинди физик йөкләмәгә түзә ала һәм эмоциональ яктан нык була. Стрессларга бирешми”, - дип аңлатты Зөлфия Ким.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев