Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кариев театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде

Ул вазыйфасына 5 сентябрьдә керешер, дип көтелә.

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны "Татар-информ" хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе раслады.

  • Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын "Филология" белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматуриясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.
  • "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы һәм редактор булып эшләде. 
  • Гүзәл Сәгыйтова - "Калеб" иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 

2013 елдан бирле Кариев театры директоры булып Мансур Ярмиев эшләде. 

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев