Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кайбер һөнәрне аңлап бетермиләр

Югары уку йортларында гаризалар саны сәгать­ләп түгел, минутлап үзгә­реп тора. Быелгы абиту­риентларның укырга ке­рү мөмкинлеге ни дә­рәҗәдә? Вузларга шалтыратып, шуны белештек. Быел ил мәктәпләрен 640 мең укучы тәмамласа, вузларда бакалавриат, специалитет юнәлешендә 369 мең бюджет урыны бар. Республика югары уку йортларында исә 18 мең 531 абитуриент бушлай укый алачак.

 

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академия­се­нең җаваплы сәркатибе Рубин Каюмов әйтүенчә, вузда бюджет урыннары шул килеш сакланган. Көн­дезге һәм читтән торып уку бүлегендә 320 урын бар. Хәзерге вакытта меңгә якын  егет һәм кыз гариза тапшырган. “Абитуриент­ларның күбесе мал табибы булырга омтыла. Бигрәк тә шәһәр, район үзәкләрендә әлеге белгечләргә ихтыяҗ  көннән-көн арта бара. Казандагы кайбер урамнарда хәзер хәтта 2-3әр  лаборатория бар. Хезмәт хаклары да яхшы. Татар халкында әти-әни киңәшенә колак салу дигән нәрсә бар. Аби­туриентларның күбесе алар­ның фикере белән исәпләшә, – ди Рубин әфән­де. – Әмма, кызганыч, зоотехник һө­нәренең асылын бик аңлап бетермиләр әле. Авыл таркала бара, кирәге чыкмас дип, башка һөнәр сайларга тырышалар. Шуңа күрә зоотехник исемен үз­гәртергә кирәктер дип уйлыйм. Әйтик, белгечлекне җи­тештерү буенча технолог яки менеджер дип атарга мөмкин. Безгә килүче абитуриентларның яртысы – чит төбәкләрдән. Анда уку йортының дипломы югары бәяләнә, диләр.  Академия­дә укыр өчен барлык мөм­кинлекләр дә бар. Керү балларын арттырырга уйламыйбыз”.


КФУ, иң сәләтле яшь­ләрне җәлеп итү өчен, яңа төр стипендия уйлап тапкан.  Олимпиадаларда җи­ңү­че­ләргә, БДИда йөз балл туп­лау­чыларга 100 мең сумга кадәр акча түләргә җыена. “Акыллыбаш”лар д­и­гәндә, билгеле булганча, КФУга 13 яшьлек Лина Мө­хәм­мәтҗа­нова да документ тапшырган. Ул Казанның 122 нче гимназиясендә укып, соңгы елда читтән торып, Санкт-Петербургтагы мәга­риф үзәген тәмамлаган.  КФУ тарихында бу – икенче очрак.


Нурлат районының Колбай-Мораса авы­лын­да яшәүче Мария Матвеева документларын КФУның татар теле юнә­лешенә биргән. Урыс мил­ләтеннән булган кыз турында күптән түгел  газетабызда да язып чыккан идек. “КФУда бер урынга 5-10 кеше дәгъва кыла. Өстәмә төрек яки инглиз теле укытучысы белгечлеген дә алырга мөмкин. Бәйге зур булгач, документларымны, аптырап, Казан ин­новацияләр университетына да  тапшырдым. Татар теле укытучысы булу теләгем акланмаса,  дәүләт хезмәт­кәре яки юристлыкка түләп укырга туры киләчәк”, – ди Маша.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев