Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казахстаннан Татарстанга укырга килгән студентлар саны быел сигез процентка арткан

Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрнең 2016 елда арта башлавын белдерде.

Узган ел белән чагыштырганда, Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән квоталар нигезендә Татарстанда югары белем алучы Казахстан студентлары саны 8 процентка арткан. Бу хакта "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 
 
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казахстан югары белем бирү юнәлешендә актив рәвештә килешүләр төзи. Әлеге килешүләр уртак фәнни-тикшеренү эшләрен киңәйтүне, уртак фәнни-тикшеренү программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Программалар, үз чиратында, студентлар, аспирантлар, галимнәр һәм техник белгечләр алмашуны арттыруга китерә. 
 
Мисалга Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының һәм Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия илкүләм университеты, Әл-Фараби исемендәге Казахстан илкүләм университеты,Коркыт-ата исемендәге Кызыл Орда дәүләт университеты, Абай исемендәге  Казахстан илкүләм педагогика университеты, М.Ауезов исемендәге Көньяк Казахстан дәүләт университеты, М.Үтәмисов исемендәге Көнбатыш Казахстан дәүләт  университеты, Д.Серикбаев исемендәге Көнчыгыш Казахстан техник университеты һәм Татарстанның башка югары уку йортларының үзара хезмәттәшлеген китерде.  
 
"Гамәлдәге программалар нигезендә, Татарстанда Казахстан Республикасының 1346 гражданы белем ала. Шул рәвешле,безгә килүче  чит ил студентлары саны буенча, дөньядагы башка илләр арасында Казахстан өченче урынны били", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстаннан Татарстанга укырга килүчеләр саны 2016 елдан арта башлавын билгеләп үтте. 

Фото: https://pixabay.com | Bugulma

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев